Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колониядә ачлык тотучы Марсель Әмировка көчләп ашату белән яныйлар


Марсель Әмиров
Марсель Әмиров

Ул Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясендә утыра, ул үзен башка төзәтү оешмасына күчерүләрен таләп итә.

Җәфалаулар турында хәбәр иткән тоткын Марсель Әмиров Киров өлкәсе Омутнински районындагы 6нчы төзәтү колониясендә ачлык тотуын дәвам итә. Бу хакта якланучысы янына 18 февральдә колониягә барган адвокат Татьяна Шабанова хәбәр итә. Адвокат сүзләренчә, Марсель Әмиров 30 гыйнварда ачлык игълан иткән, әмма сәламәтлеге сәбәпле, дүрт көннән соң туктатып торган, шуннан соң 8 февральдә каршылык чарасын яңадан торгызган. Тоткын ике атнадан артык ачлык тота һәм иминлек максатларында үзен башка төзәтү оешмасына күчерүләрен таләп итә.

Хәзерге вакытта Марсель Әмиров 6нчы төзәтү колониясенең кырыс шартларда тоту бүлгесендә гомуми камерада башка өч тоткын белән бергә утыра. Хөкем ителүче сүзләренчә, табиблар тикшерүе вакытында, 6нчы колониянең медицина хезмәткәре Ольга Б. аңа " ачлыкны әгъза бозу акты дип бәяләячәкләрен һәм көчләп ашатачакларын белдергән. Бу сөйләшүне медицина хезмәткәре дүрт мәртәбә уздырган".

Адвокат Татьяна Шабанова әйтүенчә, тоткынның хәле көннән-көн начарая, ул авырлык белән йөри, күптән түгел йөреш вакытында егылган, бик нык ябыккан. Моннан тыш, Әмировның берничә көн югары температурасы бар, ул ютәлли, исләр аермый башлаган, әмма аңа коронавируска тест ясамаганнар һәм вируска каршы дарулар язмаганнар.

"Кагыйдәләр нигезендә, ач торучы буларак, даими рәвештә медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында булсын өчен, Әмировны Дәвалау-төзәтү оешмасына күчерергә тиешләр иде. Әмма аны канунсыз 6нчы төзәтү колониясендә тотуны дәвам итәләр. Моннан тыш, ялган әләк турында ачылган җинаять эше белән бәйле, аның белән тикшерү эшләре үткәрәләр, бу аның соңгы көчләрен ала", дип белдергән адвокат Татьяна Шабанова.

2021 елның 18 ноябрендә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары килгән чакта, Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде. Ялган әләк турындагы җинаять эше аңа шуннан соң ачылды.


Ул 6нчы төзәтү колониясендә үзен бәдрәф шакшылары салынган тазга йөзе белән чумдыруларын һәм швабра сабы белән көчләүләрен хәбәр итте. Соңрак Әмиров үз күрсәтмәләрен адвокат Татьяна Шабановага кабатлады һәм аларны мәгълүмат чараларында бастырырга рөхсәт бирде.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Киров өлкәсендәге идарәсе Әмировны җәфалауларын кире какты.

Ульян өлкәсендә яшәүче 37 яшьлек Марсель Әмировны 2013 елда Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе ("Үтерү") нигезендә 14,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул юл казасы ясаган, нәтиҗәдә кеше үлгән, мәхкәмә моны махсус эшләнгән дип нәтиҗә ясаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG