Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык университетта диннәр тарихына багышланган курс чыкты


Казанда барлык диннәр гыйбадәтханәсе
Казанда барлык диннәр гыйбадәтханәсе

Курсны университет сайтында узып була. Алга таба сайтта ислам дине тарихына багышланган курс әзерләнәчәк.

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Диннәр тарихы" дип аталган курс барлыкка килде. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала.

Ачык университет җитәкчелеге әлеге курс әһәмиятен быел ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы булуы белән аңлата. "Быел ислам диненә багышланган курс әзерлибез, аңарчы барлык диннәр тарихы турында курс чыкса, дөрес булыр дип уйладык", диде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова.

Аның сүзләренчә, курсны тулысынча Татар китабы йорты мөдире, "Гыйлем" берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шәйхин әзерләгән. Белеме белән ул Казан университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы бакалавры, теология магистры, дип аңлатты Вилданова.

Диннәр тарихы турында курс 10 лекциядән тора. Һәр лекция уртача 30-50 минут тәшкил итә. Курста "нәрсә ул дин", диннең борынгы формалары кебек теоретик мәсьәләләр дә карала, борынгы диннәр, иудаизм, христианлык кебек аерым диннәр дә карала. Курста яңа дини хәрәкәтләр темасы да аерым урын ала.

— Курста дөньякүләм таралган диннәрнең барысы турында да лекцияләр урын алган, фәкать ислам дине генә төшереп калдырылды. Татар дөньясында исламның урыны башка дәрәҗәдә булу сәбәпле, аның турында мәгълүматны бер лекция белән генә җиткерү дөрес түгел дип табылды, — дип аңлатыла курсның аңлатмасында.

Курсны тәмамлаучыларга махсус таныклык бирелә.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер 19 курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, акча белеме, татар дизайны, PR-менеджмент нигезләре һәм башка темаларга курслар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG