Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табибларга кытлык кичергән Татарстан Донбасстан килүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә җыена


Рәсмиләр сүзләренчә, республикага бер мең кеше килер дип көтелә.

Фетнәчеләр контролендәге Донецки һәм Луһанскидан эвакуацияләнгән халыкка Татарстанда тулы медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Бу хакта 22 февральдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов журналистларга белдерде.

"Эвакуацияләнгән кешеләрне ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы, медицина катастрофа үзәге бригадасы, медицина психологлары каршы алачак һәм вакытлыча урнаштырылачак урыннарга озатып барачак. Балалар өчен педиатр хезмәтен дә күрсәтү каралган. Шулай ук вакцина, яки ревакцина ясатырга да әзербез. Моның өчен дозалар җитәрлек. Әйдәп баручы хастаханәләр җәлеп ителәчәк. Донбасстан килүчеләр тукталган урыннарда медицина пункты эшләячәк", диде ул.

Донбасстан килүчеләргә коронавирустан экспресс тест ясалачак, авыруларны ковид-һоспитальләргә озатачаклар.

Моңа кадәр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы кадрларга кытлык кичерүе турында әйтеп килде.

Татарстанның опертив штабы хәбәр итүенчә, Донбасстан килүче халыкны Чаллы шәһәренең "Жемчужина" һәм "Камаз-жилбыт", Казанның "Ливадия", "Васильевский", "Санта" шифаханәләрендә һәм "Кварт" кунакханәсендә урнаштырачаклар.

Татарстанның хезмәт министрлыгы Донбасстан килүчеләргә 53 мең вакансия тәкъдим итүен дә белдерде. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә. Республиканың цифралаштыру министрлыгы Донбасстан килүчеләргә сим-карталар бирәчәген әйтте.

21 февральдә Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге Донецки һәм Луһански бәйсезлеген тану турында карарны имзалады.

АКШ, Британия, Европа берлеге илләре һәм Украина, Мәскәү тынычлык процессыннан үз теләге белән чыкты дип белдерә. Вашингтон, Лондон һәм Европа берлеге, фетнәчеләрне тану белән бәйле рәвештә, Русиягә каршы яңа чикләүләрне игълан итте.

Моны белгечләр икътисади кыенлыклар тудырачагын, халыкның тормышы матди яктан тагын да авыррак булачак дип фаразлый.

Бүген Британия премьер-министры Борис Джонсон парламентта чыгыш ясаганда биш Русия банкына һәм Владимир Путинның дуслары саналган өч кеше - миллиардерлар Борис һәм Игорь Ротенберг, Геннадий Тимченкога санкцияләр салыначагын әйтте. Санкцияләр үз эченә булырга мөмкин активларын туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күздә тота. Шулай ук санкцияләргә Промсвязьбанк, "Русия" банкы, Индустриаль саклык банкы, Кара диңгез үсеш банкы, Генбанк та эләгә. Джонсон сүзләренчә, Русия Украинага һөҗүм итсә, Британия яңа санкцияләр кертәчәк.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG