Казан активисты Елена Изотова "Мягкая сила" хатын-кызлар иҗтимагый-сәясәт хәрәкәт оештыруын белдерде. Бу хакта ул үзенең Instagram битендә белдерде.
Әлеге хәрәкәткә хатын-кыз сәясәтчеләр, активистлар кергән. "Мягкая сила" хатын-кызлар берләшмәсе үз манифестына нигезләнеп эшләячәк.
"Соңгы елларда Русия – көчләү, хокуксызлык һәм фәкыйрьлек дәүләте. Үз ватандашларын яклый алмаучы, аларны ишетмәүче, проблемнарына игътибар итмәүче дәүләт. Беренче урынга тупас көч куллану чыга: безнең урамнарда һәм чикләрдә хәрби киемнән йөрүче ир-атлар, төрмәләрдә көчләү, өйдә көчләү, көчәюче сәяси репрессияләр. Хәзерге дәүләт җитәкчеләре алып барган бруталь сәясәт Русияне сәяси төпкә утырта", дип яза ул.
Изотова дәүләт җитәкчелеге мәгариф, медицина, табигать, бәйсез эшмәкәрлек турында уйларга тиеш дип саный. Ул барлык хатын-кызларны әлеге хәрәкәткә кушылырга чакыра.
Елена Изотова 2021 елда Дума сайлавында намзәтләр исемлегеннән төшереп калдырылган иде. Ул "Яблоко" фиркасеннән тәкъдим ителде. Татарстан мәхкәмәләре аның "Навальный штаблар" хәрәкәтенә катнашы бар, дип тапты. Моны ул сәяси максатларда эшләнгән эш дип белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!