Русия табиблары Владимир Путинга ачык хат язган
"Без, Русия табиблары, шәфкать туташлары һәм фельдшерлары, Украина җирлегендә Русия кораллы көчләре кылган хәрби гамәлләргә кискен каршы чыгабыз.
Сугыш бихисап гомерләрне алып китәчәк, күпме язмышларны яралаячак, без бик тырышсак та, ярдәм итәргә өлгермәячәкбез. Авыртуларга түзә алмый барысы да аналарына бер телдә ялварачак... Һөҗүм булган җирләрдә безнең туганнар, дуслар, пациентлар һәм хезмәттәшләр бар. Кан кою файдага була алырлык бер генә кеше дә юк алар арасында. Һәр минут саен артып торган авыртулар һәм газапланулардан без читтә кала алмыйбыз", диелгән хатта.
Ачык хатны 300ләп кеше имзалаган.
26 февраль иртәсенә Русиянең 3500 хәрбие һәлак булган, 200е әсирлеккә алынган
– бу мәгълүматны Украина президенты Офисы киңәшчесе Михаил Подоляк "ТСН" эфирында китергән.
Украина кораллы көчләре Баш штабы мәгълүматларынча, Русия гаскәләренең шулай ук 102 танкы, 536 бронемашинасы, 14 очкычы, 8 боралагы, 15 пушкасы һәм 1 БУК зенит-ракет комплексы юк ителгән.
Мәскәү үзенең югалтуларын яшерә, әлегә кадәр Русия хәрбиләренең үлеме яки коралының юк ителүе турында бер рәсми хәбәр дә булмады.
Киевта һава тревогасы. Жуляны һава аланында шартлау диелә.
Әле иртән генә Украина президенты Офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Киевтагы вазгыять 100% контрольдә, Русиянең шәһәрне басып алу шанслары юк дип белдергән иде.
Русия һөҗүме башыннан 100 мең украин өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган
Русиянең Украинага һөҗүм башлау көненнән кимендә 100 мең украин үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта твиттерда БМО баш секретаре Антониу Гутерриш белдерде.
"Украинада һуманитар ихтыяҗ сәгать саен арта бара. Гади халык һәлак була. Кимендә 100 мең украин үз йортларын инде ташлап китүе хәбәр ителә", дип язды Гуттериш.
25 февральдә БМОның качаклар эшләре комиссары Филиппо Гранди 48 сәгать эчендә Украинадан 50 меңнән артык кеше китүе турында белдергән иде. Аларның күпчелеге Молдова һәм Польшага киткән.
Британия саклану министрлыгы Украинадагы хәрби вазгыять турында:
Британ министрлыгы үзенең күзләү чыганакларына нигезләнеп, үзе расланган дип санаган хәбәрләрне бастырды. Аларга күрә, хәзерге вазгыять шундый:
- Русия гаскәре соңгы тәүлектә төрле юнәлештә алга китә алган, ләкин Украина хәрби көчләренең каты каршылыгын күрә.
- Русия хәрби техникасы Киевка төрле юнәлештән бара, шәһәрне камап алу омтылышы ясала.
- Русия зур ихтималлык белән Мариуполь һәм Мелитополь арасында яр буенда диңгездән десант төшергән.
- Украина хакимияте илнең барлык зур һәм мөһим шәһәрләрен контрольдә тотуын дәвам итә.
Русия Думасында КПРФ депутаты Михаил Матвеев сугышны туктатырга өнди:
26 февраль иртәсенә төп хәбәрләр:
- Төн буе Киевның төрле районнарында атыш һәм шартлау ишетелә.
- Киевка якын Васильков һәм Троещина шәһәрләреннән бәрелешләр һәм шартлаулар турында хәбәрләр килә.
- Русия БМО Иминлек шурасында үзенең Украинага һөҗүмен хөкем иткән резолюциягә вето салды.
- Европа берлегенең яңа санкцияләр җыелмасына Русиянең беренче затлары кергән: Владимир Путин, Сергей Лавров, Дмитрий Медведев, Михаил Мишустин, Владимир Колокольцев, Сергей Иванов һәм башкалар.
- Украина армиясе Русиянең ИЛ-76 очкычын бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Русия тарафыннан бу хәбәрне раслау юк. ИЛ-76 очкычына 126гә кадәр кеше сыя ала.
- Джо Байден Украинага 600 миллион долларлык ярдәм җибәрергә кушты.
Төрле медианың соңгы сәгатьләрдәге хәбәрләренә караганда, Украина башкаласы Киевта шартлаулар ишетелә. Моңа кадәр Украина президенты Владимир Зеленский 26 февраль төнендә башкалада сугыш башлана ала дип фаразларын белдергән иде.