Accessibility links

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:01 24.2.2022
Владимир Путин
Владимир Путин


24 февральгә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте. Аның максаты дип ул "сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан җәберләү һәм геноцидка дучар булган кешеләрне яклау, "Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе" дип атады. Путин "кан кою өчен бөтен җаваплылык Украина хакимияте намусында булачак, Русиягә каршы чыгучылар исә "моңарчы беркайчан да күрмәгән нәтиҗәләрне күрәчәк" дип кисәтте.

Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә. Һөҗүмнәр хәрби һәм авиабазаларга, идарә итү системнарына ясала.

10:05 24.2.2022
Владимир Зеленский
Владимир Зеленский


Русиянең Донбасстагы махсус хәрби операциясе башланганнан соң, Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертү турында игълан итте.

23 февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Русия ватанадашларына мөрәҗәгать итте. "Украина халкы тынычлык тели, Украина хакимияте тынычлык тели", диде Зеленский. Украина беркайчан да Русиягә куркыныч тудырмаячак. "Сугыш бөтен кешене иминлек гарантияләреннән мәхрүм итәчәк", дип белдерде Зеленский. Аның сүзләренчә, ул 23 февральдә телефоннан Русия президенты Владимир Путин белән элемтәгә чыгарга тырышкан, әмма Кремльдә җавап бирмәгәннәр.

10:10 24.2.2022

Иртәнге 10га төп хәбәрләр:

  • Русия саклану министрлыгы Украина авиабазаларын юк итүе турында игълан итте.
  • Украина Генераль штабы "агрессорның" бәреп төшерелгән биш очкыч һәм боралак турында хәбәр итте.
  • Фетнәчел "ЛНР" Счастье шәһәре һәм Луһански станицасын яулап алуы турында белдерде.
  • Русия Үзәк банкы рубль курсына ярдәм итү өчен валюта интервенцияләрен башлый. Мәскәү биржасында сату торгызыла.
10:19 24.2.2022

Киевта бензин станцияләренә зур чиратлар тора, дип яза "Интерфакс". Кибетләрдә кешеләр күпләп су, ярма, май һәм башка кирәкле азык-төлекне сатып бала. Кешеләр күп, ләкин паника юк, дип хәбәр ителә.

10:26 24.2.2022

Украинага һөҗүм башлануы, Север.Реалии видеосы:

10:36 24.2.2022

Украина президенты Владимир Зеленский яңа мөрәҗәгать белән чыкты

Ул ил халкын паникага бирелмәскә һәм хәрби көчләргә кирәкле теләктәшлек күрсәтергә өндәде. Чит илләрдә яшәүче украиннарга мөрәҗәгать итеп, ул аларның ярдәме кирәк булуын әйтте: "Сез зур көч. Сез безгә хәзер бик кирәк", диде ул.

Ил президенты дөнья илләре башлыклары белән сөйләшүен, АКШ президенты Джо Байден белән "антипутин коалициясе" булдыруын килешү турында әйтте.

Зеленский Украина халкына һәр сәгать мөрәҗәгать итәчәген белдерде. "Күп фейклар" таралган чакта рәсми чыганаклардан мәгълүмат бик мөһим, диде ул.

11:05 24.2.2022

Татар-башкорт дөньясында Путин сугышына мөнәсәбәт белдерү башланды

Башкорт IT-белгече Илдар Киньябулатов бу сугышны "кардәш илгә каршы канлы һәм мәгънәсез" дип атады:

Активист Галия Миргалеева сугышның Русия халкының күпчелеге хуплавы белән уза дип язып чыкты:

Журналист Рәмис Латыйпов хәзерге хәлләрдән ни булып бетәсен беркем дә фаразлый алмый ди: "Санкцияләр. Качаклар. Табутлар...":

"Гыйлем" берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шәйхин:

"Татар ата-аналары" активисты Айсылу Галиева "сугыш кирәкми!" өндәмәсен чыгарган:

12:07 24.2.2022

Украина саклану министрлыгы илнең көнчыгышындагы Крамоторски шәһәре янында Русиянең алтынчы очкычын бәреп төшерүен белдерә. Бу турыда Укринформ агентылыгы хәбәр итте.

Элегрәк министрлык Русиянең Украинага һөҗүм иткән биш очкычы һәм ике танкы юк ителүе турында белдергән иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG