Киевка кергән Русия хәрби техникасын яндыралар
Киев урамнарында Русиянең шартлатылган, яндырылган хәрби техникасы очрый. Украина башкаласына кергән Русия хәрбиләре каты каршылыкка юлыга.
Украина президенты Владимир Зеленский Беларус ватандашларына мөрәҗәгать белән чыкты һәм элекке кебек игелекле һәм имин ил булырга чакырды. Шунда ук ул Русия белән сөйләшүләрне Беларустан алып барудан баш тартты дияргә була. Зеленский әйтүенчә, ул сөйләшүләрне “ракеталар очмаган илдән” алып барырга әзер.
“Русиягә сөйләшүләр өчен без Варшау, Истанбул, Баку шәһәрләрен тәкъдим иттек, башка шәһәрләр дә була ала”, диде ул.
Элегрәк Украина белән сөйләшүләр башлау өчен Русия вәкиллегенең Беларуска инде килүе хәбәр ителгән иде.
Харьков хакимияте башлыгы Олег Синегубов Русия техникасының шәһәр җирлегенә үтеп керүен раслады.
Украина президенты Владимир Зеленский Украинаның җирле саклану халыкара легионы оешуын игълан итте. Ул Русия армиясенең һөҗүмнәрен туктатуда катнашырга теләгән чит ил кешеләреннән тупланачак.
"Украина җитәкчелеге Русия оккупантларына каршы торырга һәм дөнья иминлеген якларга теләгән барлык чит ил кешеләрен безнең илгә килергә һәм Җирле саклану көчләре сафларына кушылырга чакырыла", - дип әйтелә Украина президенты сәхифәсендә.
Татарстанда күп кеше катнашында чаралар тыела
Чикләүләр 28 февральдән "эпидемиологик вазгыять яхшыруына кадәр" кертелә. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хөкүмәт сайтында урнаштырылган.
Моннан тыш Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына Донецки һәм Луһанскидан килгән халыкны коронавируска тикшерергә кушыла.
Украинаның Киров өлкәсе Василькова шәһәрендә Русиянең ракета һөҗүменнән соң нефтебаза яна. Шәһәр мэры Наталья Баласинович моны раслады.
Украина хакимияте Русия хәрбиләренең Киев янындагы радиоактив объектка атуларын хәбәр итте. Дәүләтнең махсус элемтә өчен хезмәте мәгълүматларынча, алар “Радон берләшмәсе” Киев филиалының радиоактив саклагычына эләккән.
Якшәмбе иртәсенә Украинада хәрби вазгыять:
- Киевта тыныч. Башкаланы тулысынча Украина армиясе контроль итә. "Төнлә диверсион төркемнәр белән берничә бәрелеш булып алды", диде Киев шәһәр идарәсе башлыгының урынбасары Николай Поворозник.
- Харьков хакимите шәһәргә Русия гаскәре кергән дип игълан итте. Украина көчләре каршылык күрсәтә диелә.
- Русия саклану министрлыгы Херсон һәм Бердянск шәһәрләре "тулысынча блокланган", дип игълан итте. Моннан тыш министрлык Геничевск һәм Чернобаевка һава аланы аларның контролендә дип белдерде.
Төнлә Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Русиягә каршы яңа санкцияләр игълан итте:
- Кайбер Русия банклары SWIFT халыкара банклар арасындагы системнан чыгарылачак. Бу чикләү санкцияләргә эләккән банкларга кагылачак, дип көтелә.
- Европа Русия Үзәк банкы активларын туңдыра.
- Европа берлеге Русия олигархларына базарларда финанс активларны куллануны тию юнәлешендә эшли.
- Русияләргә Европага инвестиция кертеп, аның өчен ватандашлык алу мөмкинлеге юкка чыгачак.
"Путин Украинаны юкка чыгару юлына басты. Ләкин ул кылган гамәлләр чынбарлыкта аның үз иленең киләчәген дә юкка чыгара", диде Төнлә Еврокомиссия башлыгы