Канада "Роснефть" һәм "Газпром"ның ун вәкиленә карата санкцияләр кертә. Чикләүләр бу ширкәтләрнең мөһим кешеләренә карый, дип хәбәр ителә.
Моннан тыш Япония 4 Русия банкының активларын туңдыра: "Открытие", Новикомбанк, Совкомбанк һәм ВТБ.
3 мартта Якутскида "Все для вас" газеты "Сугышка юк" дигән кара тышлык белән чыкты
Горпечать оешмасында тиражны әлегә сатудан баш тартканнар. Янәсе, газетта шигарь бар, газеттан аңа рөхсәт булуын сораганнар.
3 март иртәсенә төп хәбәрләр:
- БМО мәгълүматына күрә, бер атнада Украинадан миллионнан артык кеше китәргә мәҗбүр булган.
- Һаагтагы халыкара мәхкәмә Русиянең Украинадагы ихтимал булган хәрби җинаятьләрен тикшерә башлаган.
- Зеленский мәгълүматына күрә, бер атнада Русия армиясе Украинада 9 меңләп солдатны югалткан. Русия саклану министрлыгы 498 һәлак булган кеше турында белдерә.
- Халыкара банк Русия һәм Беларуста программнарын туктаткан.
- Һамбургта Алишер Усмановның Dilbar яхтасын конфискацияләгәннәр. Аның бәясе 600 миллион доллар дип исәпләнә.
- Oracle, Mercedes-Benz һәм H&M Русиядә сатуларны туктатып торалар.
Зеленский 9 меңгә якын Русия хәрбиенең үтерелүен белдерде
“Безнең армия, дошманны тәмам сындыру өчен, мөмкин булганның барын да эшли. Бер атна эчендә тугыз меңгә якын русияле”, диде президент.
Аның әйтүенчә, илнең көньягындагы Николаев шәһәре тирәсендә Русия үзенең һәлак булган хәрбиләрен дистәләрчә боралак белән ташый.
Зеленский Русия хәрбиләренең күпчелеге алып кителмәвен, җир өстендә ятып калуын әйтте.
“Украина җирләре хәрбиләр җәсәдләре белән капланырга теләми. Бөтен армиягез белән кайтып китегез! Җитәкчеләрегезгә яшәргә теләвегезне, үләргә теләмәвегезне әйтегез. Сугышны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга кирәк”, диде Зеленский.
5 марттан Тольяттидагы АвтоВАЗ заводында машиналар чыгару, детальләр җитмәү сәбәпле тукталыла, дип хәбәр итә “Ведомости” газеты.
АвтоВАЗ чыгарган машиналарның Bosch җитештергән мөһим блоклары булган микроэлектроник өлешләре җитмәскә мөмкин. 1 мартта Лада машиналарының бәясе уртача 15 процентка күтәрелгән иде.
Көн саннары
- Русия Саклану министрлыгы бүген беренче тапкыр Русия армиясенең Украинадагы югалтуларын игълан итте — 498 хәрби һәлак булган, 1597се яраланган.
- Русия Саклану министрлыгы Украина ягындагы югалтуларны да китерә — 2870 кеше һәлак булган, 3700гә якыны яраланган диелә.
- Украина Саклану министрлыгы исә Русия ягында 5840 һәлак булган дип белдерә.
Чехиянең туңдырма җитештерүче Prima ширкәте үзенең "Рус туңдырмасы" исемле популяр туңдырмасын "Украин туңдырмасы" итеп үзгәртә
Татарстан мөфтие Путинның Украинадагы сугышын хакимият кушканча бәяләде
Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Украинадагы сугыш турында махсус белдерү белән чыкты. Анда "дәүләт түнтәрелешеннән соң ил неонацилар кулында, алардан шул исәптән мөселманнар да зыян күрә" диелә.
Мөфти Камил Сәмигуллин дини кешегә хас булмаган реторика куллана.
"Көнбатыш җәмәгатьчелегенең икейөзлелекне һәм икеле стандартларны калдырып, үз гамәлләрендә эзлекле булуын теләр идек: ни өчен Европа акланмаган һөҗүмнәргә дучар ителгән Гыйрак, Либия һәм Фәләстин кебек мөселман илләрен дә, бүгенге кебек, сәяси һәм икътисади санкцияләр ярдәмендә якламады? Украинадагы низаг узган атнада башланмады. Ул сигез ел дәвам итә. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Украина неонацилар кулына килеп керде. Аларның кешелексез гамәлләреннән бөтен конфессияләрнең вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да зарар күрә" диелә белдерүдә.
Аның бу сүзләрендә мөфтинең әлеге белдерүен дәүләт пропагандасы кулланган алымнарга нигезләнеп язуы күренә.
Шул ук вакытта нәзарәт һәр йортта иминлек өчен дога кылырга чакырган һәм Украина халкына тынычлык һәм чәчәк ату теләгән.