Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:39 13.3.2022

Донбасстан эвакуацияләнгән 95 меңнән артык кеше Русия төбәкләре арасында таратылачак. Татарстанга - 1020, Башкортстанга - 1867 кеше җибәреләчәк, диелә Русия хөкүмәте карарында.

09:36 13.3.2022

12 мартта Романиянең Гөстәнҗә (Констанца) шәһәрендә халык Украинага теләктәшлек белдерү чарасы уздырды. Алар кырымтатар, Украина һәм Романия байраклары тотып чыкты. Романиядәге 25-40 меңлек кырымтатарлар иң оешкан диаспора санала.

22:47 12.3.2022

12 мартка кичке хәбәрләр кыскача:

  • PayPal түләү системы русияләрнең акча янчыкларын 18 марттан томалаячак.
  • АКШ президенты Джо Байден Украинага 200 млн доллар бүлү турына меморандум имзалады.
  • 600дән артык чех Украинага сугышырга барырга теләк белдергән.
  • Европа Берелегенең тышкы эшләр вәкиле Жозеп Боррель сүзләренчә, Европа Берлеге "Русиянең хәрби гамәлләре НАТО иленә каршы киңәю ихтималына" борчыла.
  • Американнарның 81% Украинаны беректәш яки дустанә ил дип саный. Шул ук вакытта АКШта яшәүчеләрнең 70% өчен Русия иң зур дошман - YouGov сораштыруын New York Times китерә.
  • БМО: 3 млн украинга ачлык янарга мөмкин
19:38 12.3.2022

Татарстанда соңгы ун көн эчендә эшен югалту ихтималы булган кешеләр 51 процентка арткан.

Бу хакта 12 мартта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Министр җиткергән саннардан күренгәнчә, 1-11 март көннәре аралыгында эшсез калачак кешеләр саны 1838дән 2 782гә җиткән. Бу 51 процентка күбрәк дигән сүз. Эш белән тәэмин итүче аркасында эше тукталган хезмәткәрләр саны 3463тән 5023кә, ягъни 45 процентка үскән. Шул ук вакытта республикада эшсезләр саны артмаган диелә. Бүгенгә 10 114 кешенең эш урыны юк.

18:37 12.3.2022

Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башланганнан беренче тапкыр украин армиясе югалтуларын таныды. Аның сүзләренчә, 1300 хәрби һәлак булган.

Ул шулай ук Русиянең 500-600 хәрбие җомга көнне әсирлеккә алынды диде.

15:35 12.3.2022

Мариупольдәге Солтан Сөләйман мәчетенә һөҗүм булган дип хәбәр итә Украина тышкы эшләр министрлыгы. Анда 80нән артык кеше, шул исәптән балалар качып яткан булган. Араларында Төркия ватандашлары да бар диелә.

14:57 12.3.2022

Көндезге хәбәрләр кыскча:

  • Олаф Шольц һәм Эммануэль Макрон Владимир Путин белән сөйләшә — AFP
  • Германия көзгә кадәр Русия күмереннән, ә ел ахырына Русия нефтеннән баш тартырга җыена — Германия икътисад министрлыгы.
  • Sony Pictures Русиядә эшчәнлеген туктатып тора. Моңа кадәр Disney, Netflix, Amazon, WarnerMedia туктаган иде.
  • Русия хәрбиләре Мариупульнең көнчыгыш чикләрен басып алды дип белдерә Украина Баш штабы.
  • Роман Абрамовчика салынган санкцияләр "Челси" футбол клубын бөлгенлеккә төшерергә мөмкин — The Telegraph

🔸 MoneyGram түләү системы Русиядә хезмәт күрсәтүне туктатып тора.

13:08 12.3.2022

Украинада 16 көн дәвамында барган сугышта 79 бала һәлак булган, 100ләбе яраланган. Бу хакта Украина Баш прокуратурасы хәбәр итте.

280нән артык уку йорты җимерелгән, аларның 9ы тулысынча юк ителгән.

Прокуратура мәгълүматынча, Украинада 7 миллион бала сугыш сәбәпле белем алудан мәхрүм.

дәвам

XS
SM
MD
LG