БМО: Украинадан киткән качаклар саны 3 миллионга якынлаша
Русия 24 февральдә Украинага бәреп кергәннән бирле 14 март 13:00 сәгатькә кадәр 2 млн 950 меңнән артык кеше башка илгә сыенган. Бу турыда БМОның качаклар мәсьәләләре югары комиссары идарәсе хәбәр итә.
Идарә белдерүенчә, аларның 60 проценттан артыгы Польша чиге аша киткән. Польшага 1 млн 700 меңнән артык Украина ватандашы килгән. Романиягә 450 меңнән артык, Маҗарстанга 260 меңнән артык, Словакиягә 210 меңнән артык, Молдовага 90 меңгә якын украин качагы килгән. 140 меңнән артык Украина ватандашы Русиягә һәи бер меңнән бераз гына артыграк кеше Беларуска килгән.
Русиянең Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянниковага 30 мең сум штраф салганнар. Кичә ул Беренче канал эфирында сугышка каршы плакат күтәреп чыккан иде. Аңа кадәр сугышка каршы видео мөрәҗәгать яздырган иде. Акчалата штраф халыкны митингларга өндәгән шул видео мөрәҗәгать өчен диелә.
Bloomberg: Русиядә дефолт вакытын санау иртәгә, 16 мартта ук башланырга мөмкин
Русия хөкүмәте доллар облигацияләре өчен 16 мартта 117 млн доллар күләмендә процент акчалары түләргә тиеш. Bloomberg язуынча, Русия ул бурычын доллар белән түләүдән баш тартып рубль белән түләсә, бу илнең дефолт юлыннан китүе буларак бәяләнәчәк. Элегрәк Русия сугыш башлау сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында бурычын рубль белән түләргә җыенуын белдергән иде. Bloomberg Русиянең түләнмәгән тулай тышкы дәүләт һәм корпоратив бурычы 150 млрд долларга якын булуын да яза. Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә быел Русиядә дефолт булу мөмкинлеге 70ләп процент дип исәпләнә. Монда тулырак.
15 мартта Киевның Святошинский районында күпкатлы ике торак йорт, Подольский районында тагын бер торак йорт утка тотылган. Кимендә 4 кеше һәлак булган дип хәбәр ителә.
Украинадагы сугышта Түбән Кама районыннан Александр Осипов һәлак булган
Украинага каршы сугышта Татарстанның Түбән Кама районы Ялантау авылы егете Александр Осипов һәлак булган. Ул Татарстан кадетлар корпусын һәм Рязань югары һава-десант көчләре җитәкчеләре училищесын тәмамлаган.
Түбән Кама районы башкарма комитеты башлыгы Рамил Муллин, Түбән Кама шәһәр һәм район башкарма комитетлары, шулай ук шәһәр һәм район шуралары депутатлары Александр Осиповның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша дип хәбәр итә НТР медиаһолдингы.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле анда Татарстаннан инде кимендә 8 хәрбинең һәлак булуы рәсми хәбәр ителде.
Монда тулырак.
Мәскәүдә Анастасия Паршкова "Үтермә" дигән язу тотып чиркәү янына ялгыз пикетка баскан. Кызны полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Ә хәзер Русиядә нәрсә генә ярый соң дигән сорау тумыймы сездә?
Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русия Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) сайтын җимерүе һәм "Роснефть" ширкәтенең мәгълүмат базасын кулга төшерүе турында Twitter-да хәбәр итте.
"Anonymous Русиянең хөкүмәт сайтларына һөҗүмне дәвам итә. Бу юлы ФСБ сайты җимерелде, дип яза хакерлар.
"Anonymous Русиянең нефть гиганты булган Роснефтькә һөҗүм итте, 20 ТВ мәгълүматны кулга төшерде. Шул ук вакытта читтән торып Anonymous 59 айфоннан мәгълүматларны сөртте", дип тә белдерелә хәбәрдә.
Күптән түгел Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Украина сугышы башланганнан бирле Русия һәм Беларусның 2,5 меңләп сайтын җимерүен хәбәр иткән иде. Монда тулырак.
Адвокатлар Русия телевидениесендә сугышка протест белдергән Марина Овсянникованы таба алмауларын әйтә
14 март кичендә "Время" тапшыруының туры эфирында сугышка протест оештырганнан соң тоткарланган Беренче канал мөхәррире Марина Овсянникованы адвокатлар әле дә таба алмый. Бу хакта "Агора" адвокаты Даниил Берманга сылтама белән "Медуза" яза.
Русия тикшерү комитеты Овсянниковага тикшерү эшләре башлады. Аның гамәлендә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсенә нигезендә җинаять булу-булмавы тикшерелә.
14 март кичендә Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәтте. Монда тулырак.