Бүген Балтач районы Көшкәтбаш зиратында Илдар Галиев җирләнде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган. 23 мартта Илдарга 20 яшь тулган булыр иде…
Азатлык Путин сугышы корбаннарын бер язмага җыеп бара.
Киев өлкәсендәге Макаров бистәсендә 18 мартта Русия гаскәрләренең миномет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 7 гади кеше һәлак булган, тагын биш кеше хастаханәдә. Бу хакта Киев полициясе хәбәр итә.
7 мартта Макаровка авиаһөҗүм булган иде, ул вакытта 13 кеше үлүе әйтелде.
Беренче каналда сугышка каршы плакат күтәреп чыккан Марина Овсянникова "Новая газета"га интервью биргән. Русиядән китәргә җыенмыйм ди ул. Менә бер өзек:
- Мин хәзерге вакытта балаларның иминлеге өчен борчылам. Алар китеп, мин калсам, идеаль вариант булыр иде. Ләкин бу уйланылмый да, чөнки аларның әтисе монда һәм ул илдән китәргә теләмәячәк.
- Ни өчен?
- Ул минем элекке ирем, безнең төрле тормыш, ул Маргарита Симоньян белән эшли, RT-да испан редакциясенең режиссерлар бүлеген җитәкли.
Мин Русия патриоты һәм китәрмен дип беркайчан да уйлаган булмады. Чит илгә ияләшер өчен тагын 10 ел вакытымны әрәм итәргә әзер түгелмен, профессиональ яктан мөмкинлекләр күрмим. Гаиләм монда, дусларым монда.
Чаллыда да бүген ярминкәләр булды. Бу хакта Чаллы мэриясе хәбәр итте. Ул өч урында: Строитель стадионы алдында, "Южный" агросәнәгать паркында һәм Ипподромда булырга тиеш иде. Азатлык укучысы сүзләренчә, "Южный"да ит сатып торучы бер ноктадан тыш берни булмаган. "Бәрәңге алырга килгән идем, ярминкә күрмәдем. "Южный"ның эчендә бәрәңгенең килосы 48 сумнан сатыла. Иртәгә 50 сумнан да ким булмаячак диделәр", дип сөйләде ул.
Европа берлеге җитәкчелеге Русия бизнесменнарының санкцияләргә эләккән активларын сугыштан соң Украинаны торгызырга җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыша.
Бу хакта Bloomberg агентлыгы үз чыганакларына сылтанып хәәбәр итте. Шул ук вакытта әлегә бу башлангыч сөйләшүләр генә, ниндидер анык карарлар кабул ителмәгән дип тә искәртелә. Әлеге активларны ничек кулланасын Европа берлегенең бөтен әгъза дәүләтләре хәл итәргә тиеш.
Европа комиссиясе башлыгы вәкиле Урсула фон дер Ляйен сүзләренчә, әлегә активлар туңдырып кына куелган.
Италия гына да Русия бизнесменнарының 780 миллион евролык активларны туңдырган дип яза Bloomberg.
Ике көн элек Казанда киңкүләм чуалышларга чакыруда шикләнелүче өч кеше бүген вакытлыча тоту изоляторыннан бернинди гаепләүләр белдермичә азат ителгән.
17 март Казанда, массакүләм тәртипсезлекләргә чакыруда шикләнелеп, Андрей Бояршинов, Руслан Терентьев һәм Тимур Төхвәтуллин тоткарланган иде. 19 мартта, тоткарлауларга 48 сәгать үткәннән соң, Терентьев белән Төхвәтуллинны Эчке эшләр министрлыгының Казандагы вакытлыча тоту изоляторыннан гаепләүләр белдермичә һәм чик кую чарасы сайламыйча азат иткәннәр. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте. Бояршиновны да җибәрелүе билгеле.
Тагын берничә җирле сәяси активисттан, өйләрен тентегәннән соң, шаһитлар сыйфатында сорау алганнар.
Украинадагы сугыш "ачлык давылына" китерергә мөмкин диде БМО баш секретаре.
Антониу Гутерриш сүзләренчә, сугыш азык-төлек чылбырын өзә һәм ягулыкка, ашамлыкларга һәм транспортка бәяләрне арттыра. Гутерриш "ачлык давылына" һәм глобаль азык-төлек системын җимерүгә юл куелмасын өчен бөтен көчкә тырышырга чакыра.
Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр һипертавышлы корал куллануы турында хәбәр итте. Бу - һипертавышлы ракетлар очыручы "Кинжал" ракет комплексы. Ул Ивано-Франковский өлкәсендә Украина гаскәрләренең ракетлар һәм авиация кораллары складын юк итү өчен кулланылган диелә.