Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:30 24.3.2022

Бүген НАТО лидерлары очрашты. Саммитта яңгыраган төп фикерләр:

  • Төньяк Атлантика берлеге, аерым алганда корал белән, Украинага ярдәмен дәвам иттерәчәк.
  • Русия химик корал яки күпләп юк итү коралы куллана калса, моңа җавап булачак.
  • НАТО низагның алга таба да кискенләшүенә каршы, беректәшләр Украинага гаскәрләр җибәрмәячәк яки очмый торган һава киңлеге кертмәячәк.
  • НАТО лидерлары белдерүендә Русиянең Украинага агрессиясе хөкем ителә, кичекмәстән хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм Украина җирләреннән гаскәрләрне чыгарырга чакырыла.
18:19 24.3.2022

Украина мөфтие Сәид Исмәгыйлов үз Facebook битендә сугышны яклаучы Русия мөфтиләренә язган.

“Вакытлыча басып алынган Киев өлкәсеннән 87 яшьлек татар хатыны шалтыратты, һәм ул үлем хәлендә, приюттан чыга алмый һәм хәрәкәт итә алмый. Ул анда яшерелгән тагын бер кешедән үзе үлгәннән соң аны, юрганга төреп, шунда күмүне сораган. Ул миңа бу җир азат ителгәннән соң мөселман зиратында җирләп дога кылырга вәгъдә бирүне сорады. Мин вәгъдә бирдем. Безнең илгә бу һөҗүмне хуплаган Русия мөфтиләре, мин сезгә бу хатын-кызның фотосын җибәрермен”, ди ул.

17:41 24.3.2022

АКШ Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле яңа чикләүләрен игълан итте

АКШның финанс министрлыгы "Сбер" башлыгы Герман Грефны, Русия думасын һәм 328 депутатын, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстаннан сайланган депутатларны, Русиянең саклану комплексы белән бәйле оешмаларын һәм ширкәтләрен чикләүләр исемлегенә кертте. Соңгылары арасында Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводы да бар.

Чикләүләр исемлегенә Татарстаннан депутатлар – Татьяна Ларионова, Марат Нуриев, Максим Топилин, Елена Ямпольская кермәгән.

Алар "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тануга тавыш бирүдә катнашмаган иде. Башкортстаннан Ризван Корбанов, Рифат Шәйхетдиновка чикләүләр кагылмаган.

Шулай ук, АКШның финанс министрлыгы Русиянең алтын белән бәйле операцияләренә чикләүләр кертүен белдерде.

15:48 24.3.2022

Пәнҗешәмбе, 24 мартта Британия Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле кертелгән санкцияләр исемлеген киңәйтте. Яңа исемлектә Русиянең 33 ватандашы һәм 26 юридик заты бар. Санкцияләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.

Чикләүләргә эләгүчеләр арасында "Сбер" башлыгы Герман Греф, шул ук банкның җитәкчеләреннән берсе Лев Хасис, Сергей Лавровның Британиядә яшәүче, тәрбиягә алган кызы дип фаразланучы Полина Ковалёва, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның улы – Иван Сечин, эшкуар Олег Тиньков бар.

Юридик затлар исемлегенә исә Альфа-Банк, Газпромбанк, "Алроса", РЖД, "Совкомфлот" кертелгән. Шулай ук анда Беларустан берничә ширкәт кергән.

Чикләүләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.

15:42 24.3.2022

Украинадагы сугышка карашлары җитәкчелекнеке белән туры килмәгәнгә Башкортстанда "ЛизаАлерт" активы оешмадан чыккан

Республикада яңа эзләү-коткару отряды – "Башкортстан республикасының югалган кешеләрен эзләү үзәге" оештырылачагы хәбәр ителә. Ул төбәктәге "ЛизаАлерт" отряды нигезендә төзеләчәк.

13:53 24.3.2022

Украина Киңкүләм мәгълүмат институты сугыш башланганнан бирле Русия гаскәрләре журналистларга һәм медиага каршы 148 җинаять кылган дип белдерде.

  • 5 журналист үтерелгән.
  • 7се – яраланган.
  • 6сы – урланган.
  • Кайбер журналистларны азаплаганнар.
  • Кимендә 70 медиа Русия ягыннан янаулар сәбәпле эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булган.
  • 10 телеманарага һөҗүм ясалган, шул сәбпле Украинаның 8 төбәгендә теле- һәм радиотапшырулар туктатылган.
12:23 24.3.2022

23 мартта АКШ президенты Европага сәфәрен башлады. Джо Байден НАТО беректәшләре белән Русиянең Украинага агрессиясенә җавап булырдай алдагы гамәлләр турында фикер алышырга ниятли.

Президент Брюссельгә килеп җиткән. Бүген, 24 мартта анда НАТОның Русия һөҗүменә бәйле мәсьәләләргә багышлаган ашыгыч саммиты ниятләнә.

12:20 24.3.2022

Русия саклану министрлыгы Харьков өлкәсендә Изюм шәһәрен яулап алу турында игълан итте, төбәк башлыгы исә әле бәрелешләр дәвам итә дип әйтә.

дәвам

XS
SM
MD
LG