Истанбулдагы сөйләшүләр төгәлләнгәннән соң Русиянең саклану министрлыгы Киев юнәлешендә "активлыкны киметү" турында хәбәр итте
Шул ук вакытта күзәтүчеләр активлыкны киметү турындагы белдерүнең Украина ягы Киев янындагы һөҗүмнәргә уңышлы каршы тора алуы турында белдергәннән соң, икенче көнгә ясалганына игътибар итә.
Русия хакимияте тарафлы чыганаклар моны төркемнәрнең һәм хәрбиләрнең алышынуы белән аңлатты.
Элегрәк Русиянең саклану министры Сергей Шойгу, Русия гаскәре Украинага бәреп керүнең беренче максатларына ирешелде дип саный һәм Украина гаскәрен Донбасстан кысып чыгаруга йөз тотачак, дип белдергән иде.
Тулырак монда.
Украина делегациясе вәкиле, президент офисы киңәшчесе Михаил Подоляк бүген Истанбул сөйләшүләрендә ирешелгән килешүләргә бераз ачыклык кертте.
- Украинаның иминлеге махсус килешү нигезендә тәэмин ителәчәк, анда НАТО низамнамәсендәге күмәк иминлек турында 5нче маддәне хәтерләткән маддә булачак. Гарант-илләр исемлеге әлегә төгәл түгел.
- Халыкара иминлек гарантияләре басып алынган Донецки һәм Луһански төбәкләренә, шулай ук Кырым ярымутравына кагылмый. Украина ягы моны вакытлыча шарт дип атый, әмма вакытын китерми.
- Кырым һәм Акъяр мәсьәләсендә Русия һәм Украинага ике яклы сөйләшүләр алып баруга 15 ел вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә әлеге мәсьәләне чишүдә кораллы көчләр куллану тыелган булачак диелә.
Украина сугышында һәлак булган Русия хәрбиләре турында мәгълүматны ачуны таләп иткән петицияне 100 меңләп кеше имзалаган
25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта 1351 хәрбинең һәлак булганын таныды. Бер атна элек The New York Times басмасы Америка күзләвенең "консерватив бәяләве"нә таянып 7 меңләп Русия хәрбиенең һәлак булганын хәбәр иткән иде. Украина саклану министрлыгы исә Русия ягында югалтулар 17 меңләп дип белдерә. Моңа һәлак булучылар да, яраланучылар да керә. Бу саннар бәйсез чыганаклардан расланмаган.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер корбан - Бөрҗән районы Габделмәмбәт авылы егете Илшат Галин һәлак булган. Бу хәбәрне район башлыгы Газиз Манапов раслады. Бүген буласы җеназа 30 мартка күчерелгән.
Путинның Украинага каршы сугышында чираттагы корбан - Башкортстанның Туймазы районы Серафимовка авылы егете Данис Рыбаков һәлак булган. Аңа 23 яшь булган. Өйләнмәгән, өйдә әнисе көткән.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Уфадагы билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйковны Этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре вазифасыннан алганнар.
— Сәбәпләренә килгәндә, ул минем милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуыма бәйле. Бу вазифада мин мәгълүмат чараларына Русиядәге халык санын алуга кысылу кирәкмәве, халык үзе хәл итәргә тиешлеге турында комментарлар биргән идем... Инде килеп хәзер мине "Бандера Украинасын яклаучы" итеп күрсәтмәкчеләр, дип сөйләде ул Азатлыкка.
Галим белән әңгәмәне безнең көзге сайтта укыгыз.
28 мартта Владимир Познерның авторлык тапшыруы Беренче канал эфирына янә чыкмаган. Аны соңгы мәртәбә биш атна элек, 21 февральдә, ягъни Украинадагы сугыш башланганчы өч көн алдан күрсәткәннәр иде. Моңа "Агентство басмасы игътибар иткән. "Агентство" Познерга фикерен сорап мөрәҗәгать иткән, Познер сорауны укыган, әмма җавап бирмәгән. Аның ярдәмчесе тапшыруның кайчан чыгасын белмим дигән. Беренче каналның рәсми вәкиле Лариса Крымова да басманың соравына җавап бирмәгән. Монда тулырак.
Казанда украин милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, "Украина халык республикасының" Үзәк Радасы рәисе Михаил Грушевский хөрмәтенә куелган таштактаны сүтеп алганнар
Михаил Грушевский (1866-1934) Казанда 107 ел элек, 1915 елда яшәгән. Аның сурәте төшерелгән мемориаль такта 2006 елда — сәясәтченең тууына 140 ел тулу уңаеннан һәм Украина белән Татарстан арасында "җылы мөнәсәбәтләр" билгесе итеп куелган иде. Хәзер Казан хакимиятләре тактаны сүтеп алу карарын аңлатмый, дип хәбәр итә "Ъ-Казан".
Украинадагы сугышның беренче көннәрендә әлеге истәлек билгесенә чәчәкләр салынган иде.