Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

17:28 7.4.2022

Львов мэры Андрей Садовой кайнар нокталардан эвакуацияләнгән украиннарга вакытлыча яшәү өчен контейнерлар шәһәрчеге төзелүен сөйләде. "88 торак контейнерда 350 дән артык кеше яши алачак. Бер өйдә 2-4 кеше яши ала. Эчендә кирәкле җиһазлар, яктылык, җылылык бар. Санузеллар һәм ашханә шәһәр территориясендә урнашкан", дип белдерде мэр.

20:16 7.4.2022

Кушма Штатлар "Аэрофлот", Azur Air һәм Utair Русия авиаширкәтләрен 180 көнгә экспорт өстенлекләреннән мәхрүм итте. Бу хакта АКШ Сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Карарны "экспорт санкцияләрен бозуның дәвам итүе" белән аңлаттылар. "Без аларны АКШ тауарларын алу мөмкинлегеннән генә түгел, ә чит илдәге Америка тауарларын реэкспортлаудан да мәхрүм итәбез. Безнең экспорт контролен боза торган теләсә нинди ширкәт, бигрәк тә Владимир Путин мәнфәгатьләрен яклаучылар һәм Украина халкына зыян салучылар, хокук куллану чараларының бөтен куәтен тоячак", дип белдерде сәүдә министры Джина Раймондо. Сәүдә министры урынбасары Дон Грейвс бүгенге гамәлләр белән махсус контроль чараларына буйсынмаучыларга ачык сигнал җибәрелә, диде.

20:48 7.4.2022

Дмитрий Муратовка поездда буяу атканнар

Билгесез кеше "Новая газета" баш мөхәррире һәм Нобель премиясе иясе Дмитрий Муратовка ацетонлы буяу ыргытып һөҗүм иткән. Ул "Муратов, бу сиңа безнең егетләребез өчен" дип кычкырган, ди Муратов.

22:20 7.4.2022

Берләшкән милләтләр оешмасының гомум мәҗлесе Русияне кеше хокуклары шурасында катнашуыннан туктатып тора. Бу Украинадагы сугыш белән бәйле.

Тавышка куелган резолюциядә әйтелгәнчә, Украинада барган сугышта Русия хәрбиләре тарафыннан дорфа һәм системлы рәвештә кеше хокуклары бозыла. Кеше хокуклары шурасыннан Русияне чыгаруны 93 ил хуплап тавыш биргән. 24 ил, шул исәптән, Кытай һәм Казакъстан каршы булуын белдергән. 58 дәүләт, алар арасында Һиндстан да бар, тавыш бирүдән тыелып торган.

Тыелып калучыларны исәпкә алмаганда, резолюцияне кабул итәр өчен 193 илнең өчтән икесе тавыш бирүе кирәк. Reuters мәгълүматларынна күрә, Русия әлеге карарны яклап тавыш бирүчеләрне яисә тыелып калучыларны үзенә карата дустанә булмаган адым дип бәяләячәген кисәткән.

Моңа кадәр Русия Украинада халыкка карата булган агрессия гаепләүләрен кире кагып килде. БМОның кеше хокуклары шурасы эшеннән аерым дәүләтләрне туктатып тору сирәк була. Соңгы тапкыр мондый хәл 2011 елның мартында булды. Ул вакытта Либиянең эшчәнлеге туктатылган иде. Бу диктатор Муаммар Каддафиның хакимияткә каршы чыгыш ясаган катнашучыларына карата хәрби көчләр куллануы белән бәйле булды.

Мәскәү кеше хокуклары шурасыннан читләштерелгәннән соң утырышларда һәм тавыш бирүдә катнаша алмаячак. Шул ук вакытта Русия дипломатларына дебатларда утыра алачак. Reutersның дипломатлар даирәсендәге чыганаклары хәбәр иткәнчә, Русия үзенең ышанычлы затлары белән БМОның шурасына йогынты ясарга тырышачак.

09:20 8.4.2022

АКШ алмаз чыгаручы "Алроса" ширкәтләре төркеменә һәм "Объединенная судостроительная корпорация"гә (ОСК) томалаучы санкцияләр керткән. Чикләүләр исемлегенә ОСК мөдирләр шурасының 8 әгъзасы да эләккән.

АКШ финанс министрлыгы матбугат хәбәрендә әйтелүенчә, яңа санкцияләр сугыш алып бару өчен Русияне "өстәмә керемнәрдән" мәхрүм итәчәк.

09:31 8.4.2022

Русия байларының яхталары хәзер кайда?

Русия олигархларының кыйбатлы яхталары юридик проблемнарга килеп бәрелде. Кремль Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, президент Владимир Путинның якыннарына басым ясау өчен кертелгән чикләүләр нигезендә, хакимиятләр хәзер бар дөнья буйлап аларның яхталарын да эзли һәм кулга ала.

Азатлык фотогалереясында шундый берничә яхтаның сурәтләрен тәкъдим итәбез. Аларның кайберләре Русия хакимияте вәкилләренеке дип санала, ә иң кыйбатлысы хәтта яшерен рәвештә Путинныкы да булырга мөмкин диелә.

Русия байларының яхталары хәзер кайда

Русия олигархы Андрей Мельниченконың SY A җилкәнле көймәсен Италия хакимиятләре 11 мартта кулга алды. Төрле исәпләүләргә караганда, аның бәясе 600 млн доллар дип санала.

Европа шурасы белдерүенчә, Мельниченко “Кырымны аннексияләү һәм Украинаны тотрыксызландыру өчен җаваплы Русия федерациясе хөкүмәтенә шактый керем китерүче икътисад тармакларында шөгыльләнә”. Мельниченко вәкиле без бу нигезсез һәм дәлилләнмәгән чикләүләрне кире кагачакбыз һәм канун өстенлеге, аек акыл җиңеп чыгар дип өметләнәбез”, диде.
1/11 Русия олигархы Андрей Мельниченконың SY A җилкәнле көймәсен Италия хакимиятләре 11 мартта кулга алды. Төрле исәпләүләргә караганда, аның бәясе 600 млн доллар дип санала.

Европа шурасы белдерүенчә, Мельниченко “Кырымны аннексияләү һәм Украинаны тотрыксызландыру өчен җаваплы Русия федерациясе хөкүмәтенә шактый керем китерүче икътисад тармакларында шөгыльләнә”. Мельниченко вәкиле без бу нигезсез һәм дәлилләнмәгән чикләүләрне кире кагачакбыз һәм канун өстенлеге, аек акыл җиңеп чыгар дип өметләнәбез”, диде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Bloomberg исәпләвенчә, 156 метр озынлыктагы Dilbar (2017 елда Монако ягыннан төшерелгән фото) 594 млн доллар тора. Русия миллиардеры Алишер Усмановның бу яхтасы хәзер Һамҗбург портыннан чыга алмый тора. Германия хакимиятләре аңа китү өчен кирәкле таможня документларын бирмәгән.

Усманов казылма байлыклар сәнәгате, киңкүләм мәгълүмат чараралары һәм телекоммуникацияләр бизнесы белән шөгыльләнә. Ул Русия президенты Владимир Путин белән тыгыз бәйләнештәге олигархларның берсе санала. 1 мартта Усманов чикләүләр “ялган һәм гайбәт белдерүләргә нигезләнә, алар минем намусыма, абруема һәм эшмәкәрлек репутациямә зыян китерә. Үз абруемны һәм репутациямне яклау өчен барлык кануный мөмкинлекләрне кулланачакмын”, дип белдерде.
2/11 Bloomberg исәпләвенчә, 156 метр озынлыктагы Dilbar (2017 елда Монако ягыннан төшерелгән фото) 594 млн доллар тора. Русия миллиардеры Алишер Усмановның бу яхтасы хәзер Һамҗбург портыннан чыга алмый тора. Германия хакимиятләре аңа китү өчен кирәкле таможня документларын бирмәгән.

Усманов казылма байлыклар сәнәгате, киңкүләм мәгълүмат чараралары һәм телекоммуникацияләр бизнесы белән шөгыльләнә. Ул Русия президенты Владимир Путин белән тыгыз бәйләнештәге олигархларның берсе санала. 1 мартта Усманов чикләүләр “ялган һәм гайбәт белдерүләргә нигезләнә, алар минем намусыма, абруема һәм эшмәкәрлек репутациямә зыян китерә. Үз абруемны һәм репутациямне яклау өчен барлык кануный мөмкинлекләрне кулланачакмын”, дип белдерде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Amore Vero яхтасы Путинның күптәнге дусты һәм “Роснетфь” башлыгы Игорь Сечинныкы диелә. Яхта март башында Франциянең Марсель шәһәре янында кулга алынды. Superyacht Fan исәпләвенчә, ул 120 млн доллар тора.

Шулай ук Сечинныкы дип фаразланган тагын бер яхтаны март уртасында Испаниядә кулга алдылар. Crescent исемле ул яхта бәясе 500-600 млн доллар диелә.
3/11 Amore Vero яхтасы Путинның күптәнге дусты һәм “Роснетфь” башлыгы Игорь Сечинныкы диелә. Яхта март башында Франциянең Марсель шәһәре янында кулга алынды. Superyacht Fan исәпләвенчә, ул 120 млн доллар тора.

Шулай ук Сечинныкы дип фаразланган тагын бер яхтаны март уртасында Испаниядә кулга алдылар. Crescent исемле ул яхта бәясе 500-600 млн доллар диелә.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Сергей Чемезовның инде күптәнге 85 метрлы Valeria яхтасы 140 млн доллор дип бәяләнә. Бу яхтаны Барселона портында төзекләндерү вакытында кулга алдылар.

Чемезов Русиянең дәүләт саклану концерны “Ростех”ны җитәкли. Ул Путинның иң якын беректәшләреннән санала. Аларның бу бәйләнешләре Көнчыгыш Германиядә бергә КГБда эшләгән чордан килә.
4/11 Сергей Чемезовның инде күптәнге 85 метрлы Valeria яхтасы 140 млн доллор дип бәяләнә. Бу яхтаны Барселона портында төзекләндерү вакытында кулга алдылар.

Чемезов Русиянең дәүләт саклану концерны “Ростех”ны җитәкли. Ул Путинның иң якын беректәшләреннән санала. Аларның бу бәйләнешләре Көнчыгыш Германиядә бергә КГБда эшләгән чордан килә.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Русия олигархы Дмитрий Пумпянскийныкы дип исәпләнгән, 75 млн долларлык Axioma яхтасын Гибралтар хөкүмәте кулга алды.

Пумпянский — “Газпром”га газ үткәргеч торбалар җитештерүче ТМК ширкәте хуҗасы һәм җитәкчесе.
5/11 Русия олигархы Дмитрий Пумпянскийныкы дип исәпләнгән, 75 млн долларлык Axioma яхтасын Гибралтар хөкүмәте кулга алды.

Пумпянский — “Газпром”га газ үткәргеч торбалар җитештерүче ТМК ширкәте хуҗасы һәм җитәкчесе.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Русия олигархы Алексей Мордашовныкы дип саналган 65 метрлы Lady M яхтасын Италия полициясе март башында кулга алды.

Bloomberg исәпләвенчә, Мордашов Русиядә иң бай кешеләрнең берсе санала. Аның милке 21,2 млрд доллар диелә. Ул Европадагы иң зур туроператор булган TUI-ның хуҗасы. Мордашовның “Россия” банкы белән дә финанс бәйлелеге бар. Бу банк Русия югары түрәләренең “шәхси банкы” санала. Мордашов ТАССка: “Хәзерге геополитик киеренкелек килеп чыгуга минем бер катнашым да юк һәм Европа берлегенең миңа карата нигә чикләүләр кертүен аңламыйм”, дип белдерде.
6/11 Русия олигархы Алексей Мордашовныкы дип саналган 65 метрлы Lady M яхтасын Италия полициясе март башында кулга алды.

Bloomberg исәпләвенчә, Мордашов Русиядә иң бай кешеләрнең берсе санала. Аның милке 21,2 млрд доллар диелә. Ул Европадагы иң зур туроператор булган TUI-ның хуҗасы. Мордашовның “Россия” банкы белән дә финанс бәйлелеге бар. Бу банк Русия югары түрәләренең “шәхси банкы” санала. Мордашов ТАССка: “Хәзерге геополитик киеренкелек килеп чыгуга минем бер катнашым да юк һәм Европа берлегенең миңа карата нигә чикләүләр кертүен аңламыйм”, дип белдерде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
50 млн долларлык Phi яхтасын Лондонның Кэнэри-Уорф портында кулга алдылар. Бу — Британиядә кулга алынган, Русия белән бәйле яхталарның беренчесе.

Financial Times язуынча, яхтаның хуҗасы — Уралдагы “Мотив Телеком” мобиль ширкәтенә нигез салган Виталий Кочетков. Әмма язмада Кочетковка карата чикләүләр кертелмәгәнлеге һәм Британия хөкүмәте яхта башка кешенеке булырга мөмкин дип исәпләве дә белдерелә.
7/11 50 млн долларлык Phi яхтасын Лондонның Кэнэри-Уорф портында кулга алдылар. Бу — Британиядә кулга алынган, Русия белән бәйле яхталарның беренчесе.

Financial Times язуынча, яхтаның хуҗасы — Уралдагы “Мотив Телеком” мобиль ширкәтенә нигез салган Виталий Кочетков. Әмма язмада Кочетковка карата чикләүләр кертелмәгәнлеге һәм Британия хөкүмәте яхта башка кешенеке булырга мөмкин дип исәпләве дә белдерелә.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
2021 елда 500 млн долларга сатып алынган Nord яхтасы да Алексей Мордашовныкы диелә. Ул 12 мартта Сейшел утрауларыннан киткән һәм хәзер Владивостокта тора.
8/11 2021 елда 500 млн долларга сатып алынган Nord яхтасы да Алексей Мордашовныкы диелә. Ул 12 мартта Сейшел утрауларыннан киткән һәм хәзер Владивостокта тора.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Миллиардер Роман Абрамовичның Eclipse яхтасы дөньяда иң озын яхаталарның берсе. Аның озынлыгы 162 метр. 500 млн долларлык Eclipse яхтасы Төркиянең Мармарис портына китеп, кулга алынудан котылды.

Путин белән күптәнге бәйләнешләре булган Абрамович үз байлыгына Кремльдәге элемтәләре ярдәмендә иреште.
9/11 Миллиардер Роман Абрамовичның Eclipse яхтасы дөньяда иң озын яхаталарның берсе. Аның озынлыгы 162 метр. 500 млн долларлык Eclipse яхтасы Төркиянең Мармарис портына китеп, кулга алынудан котылды.

Путин белән күптәнге бәйләнешләре булган Абрамович үз байлыгына Кремльдәге элемтәләре ярдәмендә иреште.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Италия хакимиятләре кулга алынган 40 метрлы Lina яхтасы Путинның якын дусты, миллиардер Геннадий Тимченконыкы диелә. Италия хөкүмәте аны 55 млн доллар дип бәяли.

Милке 12,9 млрд доллар дип бәяләнгән Тимченко — чикләүләргә дучар булган Volga Group инвестиция шикрәтенә нигез салучы. Ул энергетика, транспорт һәм төзелеш белән шөгыльләнә.
10/11 Италия хакимиятләре кулга алынган 40 метрлы Lina яхтасы Путинның якын дусты, миллиардер Геннадий Тимченконыкы диелә. Италия хөкүмәте аны 55 млн доллар дип бәяли.

Милке 12,9 млрд доллар дип бәяләнгән Тимченко — чикләүләргә дучар булган Volga Group инвестиция шикрәтенә нигез салучы. Ул энергетика, транспорт һәм төзелеш белән шөгыльләнә.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Русиядә төрмәдә утыручы оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный такымы белдерүенчә, 140 метрлы Shahrezad яхтасының яшерен хуҗасы — Русия президенты Владимир Путин. Такымдагы тикшерүчеләр 700 млн доллар дип бәяләнгән бу яхта экипажындагы берничә кешенең Русия президенты иминлеге өчен җаваплы Федераль сак хезмәтендә (ФСО) эшләүчеләр булуын тануларын әйтә.

Бу турыда мәгълүмат чыгу белән экипажның әлеге әгъзалары алыштырылган. Яхтаның британияле капитаны аның Путинныкы булуын кире кага. Shahrezad хәзер диңгезнең Италия карамагындагы өлешендә тора. Италия хакимиятләре аның кемнеке булуын ачыкларга тырышуларын белдерде.
11/11 Русиядә төрмәдә утыручы оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный такымы белдерүенчә, 140 метрлы Shahrezad яхтасының яшерен хуҗасы — Русия президенты Владимир Путин. Такымдагы тикшерүчеләр 700 млн доллар дип бәяләнгән бу яхта экипажындагы берничә кешенең Русия президенты иминлеге өчен җаваплы Федераль сак хезмәтендә (ФСО) эшләүчеләр булуын тануларын әйтә.

Бу турыда мәгълүмат чыгу белән экипажның әлеге әгъзалары алыштырылган. Яхтаның британияле капитаны аның Путинныкы булуын кире кага. Shahrezad хәзер диңгезнең Италия карамагындагы өлешендә тора. Италия хакимиятләре аның кемнеке булуын ачыкларга тырышуларын белдерде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Previous slide
Next slide

10:24 8.4.2022

Бучада үтерелгән 163 кешенең шәхесе ачыкланган. Бу хакта шәһәр мэры Анатолий Федорук "Америка авазы"на биргән интервьюда әйткән. Хәзерге вакытка Бучада барлыгы 320 кешенең һәлак булуы билгеле. Федорук яңа җәсәдләр көн саен табылып тора дип искәртте.

11:54 8.4.2022

Донецки өлкәсенең Краматорски тимер юл вокзалына җомга ракет һөҗүме ясалган. Дистәләгән кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Донецки өлкә хакимияте башлыгы Павел Кириленко вокзалга Русиянең “Искәндәр” ракетын атканнар ди. “ДНР” фетнәчеләре исә һөҗүмне Украин гаскәрләре “Точка-У” ракеты белән ясаган ди.

дәвам

XS
SM
MD
LG