Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:17 14.4.2022

Чехия илчелеге Киевка кайтты:

Элегрәк Киевка Европа берлеге, Латвия, Литва, Эстония, Словения һәм Төркия илчелекләре кайткан иде. Польша һәм Ватикан дипломатлары сугыш дәвамында Киевтан китмәгән булган. ​

09:45 14.4.2022

Татарлар Харьковтагы Ринат Янбәковка ярдәм кулын суза

Харьковта туып-үскән, сугыш эчендәге шәһәрдә торып калган юрист Ринат Янбәковның язмышы турында Азатлыкта чыккан язма күпләрне битараф калдырмады. Татарстан, АКШ, Канада, Украина татарлары аңа акчалата ярдәм җыеп тапшырды.

— Үз кешеләребез безнең хәлләрне аңлавына һәм шунда ук ярдәм кулы сузуына гаҗәпләндем һәм куандым. Минем өчен көтелмәгән хәл булды ул. Азатлык аша туган телемдә сөйләшә алуыма да, татарларның миңа һәм башкаларга ярдәм итә алуына да шатлыгым эчемә сыймый, — дип сөйләде Ринат.

Тулырак безнең язмада укый аласыз.

10:04 14.4.2022

Европа комиссиясе: Русия газы өчен сумнарда түләү санкцияләрне бозу булачак

Bloomberg язуынча, Европа комиссиясе Владимир Путинның карарына юридик анализ ясаган. Ул газ өчен түләүне сумнарда башкарырга таләп иткән иде. Европа комиссиясе фикеренчә, бу карар Европа берлегенең Русиягә каршы санкцияләрен боза.

Элегрәк Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен Европа берлеге газ өчен сумнарда түләмәячәген белдергән иде. Русия энергия чыганаклары ярдәмендә Европага шантаж ясау вакытлары үткән, дип әйткән иде ул.

10:33 14.4.2022

Ozon кунакханәләрне эзләү агрегаторын эшләтеп җибәрде

Русия ширкәте ил буйлап һәм "барырга мөмкин булган илләрдә" кунакханәләрне сайларга тәкъдим итә. Сайтта 70 меңгә якын тәкъдим урнаштырылган, ди алар. Түләүне Русия банк картасы белән башкарырга мөмкин, дип белдерә Ozon Travel.

Элегрәк Украинага һөҗүм аркасында Русиядән иң зур һәм популяр хезмәтләр – Booking.com белән Airbnb китте.

11:00 14.4.2022

Британ күзләү хезмәтенең сугыштагы вазгыять турында көнлек хисабы:

  • Путинның сишәмбе көнне ясаган чыгышы аның Донбасска зур кызыксынуы калуын күрсәтә. Русия Донбасста украин хәрбиләренә бәрүен дәвам итә һәм яңа һөҗүмгә әзерләнә.
  • Низаг дәвамында эре шәһәрләр даими һөҗүмнәргә дучар була. Мөгаен, Краматорск белән Константиновка Русия гаскәре өчен яңа максат булачак, анда да гади халыкка көч куллану очраклары булырга мөмкин.
  • Күпләп ракет һәм артиллерия һөҗүмнәрен куллану Русиянең элекке хәрби доктринасына кайтуны аңлата. Ләкин бу зур көч таләп итәчәк. Мариуполь өчен дәвам иткән көрәш шактый Русия хәрбиләрен тотып тора.
11:29 14.4.2022

БМО: Украинадагы сугыш Җир шарының биштән бер өлешенә ачлык һәм фәкыйрьлек куркынычын тудырачак

Русиянең Украинага сугышы 1,7 миллиардка кадәр кеше ачлык, ихтыяҗ һәм фәкыйрьлек хәлендә калуына китерә ала. Бу Җир шарының биштән бер өлешеннән зуррак сан, дип белдерде БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш.

Украина һәм Русиягә дөньяда бодай һәм арпа җитештерүенең 30%, кукуруза җитештерүенең биштән бер өлеше һәм көнбагыш мае җитештерүенең яртысыннан күбрәге туры килә. Бу ике илдән аеруча икътисадлары көчсез булган илләргә экспорт бара.

12:19 14.4.2022

Быел "Үлемсез полк" чарасы урамда узачак

3 елда беренче тапкыр бу чара урамда узачак. Моның хакта оештыручыларның берсе, генерал-полковник Сергей Макаров хәбәр итте. 2020 һәм 2021 елларда "Үлемсез полк" чарасы пандемия аркасында онлайн узган иде.

Элегрәк Казан башкарма комитеты "Үлемсез полк" чарасы шәһәрнең үзәк урамнарында узачак дигән иде.

12:53 14.4.2022

Казанда сәүдә үзәкләренә халык азрак йөри башлаган

Апрельнең беренче ун көнендә Казанның сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка кимрәк булуы ачыкланган.

Белгечләр моны Русиянең Украинадагы сугышы сәбәпле чит ил ширкәтләренең китүе һәм халыкның кереме азаюы белән бәйли.

дәвам

XS
SM
MD
LG