Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:58 17.4.2022

Социолог Искәндәр Ясәвиев Казандагы активист Андрей Бояршиновны мәхкәмәгә кадәр изолятордан азат итүне таләп итеп Change.org сайтында петиция чыгарды

"Без, бу мөрәҗәгатьне имзалаучылар, Андрей Бояршиновны азат итүне һәм көч кулланмаган ватандашлар өчен мәхкәмәгә кадәр изоляторда тотуны туктатуны таләп итәбез!" диелә анда.

29 мартта Татарстан югары мәхкәмәсе террорчылыкны аклауда гаепләнүче Андрей Бояршиновны өй сагыннан тикшерү изоляторына күчерергә карар итте.

18 мартта ФСБның Татарстан бүлеге, Бояршиновны җәмәгатьчелекне террорчылыкка чакыру, террорчылыкны җәмәгатьчелек алдында аклау һәм пропагандалауда гаепләп, Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсенең икенче бүлеге нигезендә җинаять эше ачкан иде.

Җинаять эше ачу карарында аның интернет аша күп санлы кешеләрне террорчылыкка чакыручы һәм террор гамәлләрен аклаучы язмалар урнаштыруы язылса да, нәрсә язганлыгы белдерелми. Аның язмалары Русиянең Украинага каршы сугышын туктату таләбе белән протест чаралары узган көннәрдә чыккан иде.

15:52 17.4.2022

Русия гаскәрләре тәүлек дәвамында Донецки һәм Луһански өлкәләренең 18 торак пунктын утка тотты. Украина полициясе хәбәр итүенчә, үлүчеләр һәм яраланучылар бар.

Атышта Grad ракета системнары, танклар һәм авыр артиллерия кулланылган. Донецки өлкәсендә 13 торак пунктта 17 объект җимерелгән – торак йортлар, шахта, офис биналары. Ике тыныч кеше үтерелгән, тагын бер кеше яраланган.

Украина эчке эшләр министрлыгы сугыш кануннарын һәм Украинаның территориаль бөтенлеген бозу турында җинаять эше ачты.

19:34 17.4.2022

Бүген Уфада ялгыз пикет вакытында тоткарланган Айнур Шәяхмәтовны 9нчы полиция бүлегеннән җибәргәннәр. Шәяхмәтовка Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү турында беркетмә төзегәннәр. Бармак эзләрен бирүгә каршы килгәне өчен тагын бер беркетмә төземәкче булганнар, әмма кизү торучы прокурорга шалтыратканнан соң кире уйлаганнар. Бу хакта Шәяхмәтовның адвокатына сылтанып Уфа against Телеграм каналы яза.

20:12 17.4.2022

Зеленский: Сугышны туктату өчен Украина илнең көнчыгышындагы җирләрен Русиягә бирергә әзер түгел.

Бу белдерүне Украина президенты Владимир Зеленский CNN белән интервьюда әйтте. Зеленский Донбасстагы бәрелешләр бөтен сугыш барышына тәэсир итәргә мөмкин һәм Украина моңа әзер диде. Украина президенты Русия Донбасста уңышка ирешкән очракта, Киевка янә һөҗүм ясарга мөмкинлеген өстәде.

20:13 17.4.2022

Харьковка ракета һөҗүме нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматларга караганда, биш кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган. Бу хакта "Суспільный" төбәк хәрби хакимиятенең Сәламәтлек саклау бүлегендә хәбәр иткәннәр.

17 апрельдә Харьков үзәгенә ракета һөҗүме ясалуы турында хәбәр ителгән иде.

20:24 17.4.2022

Польша-Беларус чигендә 80 километрга сузылган машиналар чираты барлыкка килде. Көнбатышның Русиягә каршы санкцияләренең бишенче җыелмасы 16 апрельдә үз көченә кергәннән соң, Русия һәм Беларус номерлары булган йөк машиналарның Европа Берлеге илләренә керүе тыела. Искәрмә дарулар, почта һәм нефть продуктлары машиналарына гына ясала.

20:32 17.4.2022

Рим Папасы Франциск Пасха бәйрәме уңаеннан, традицион “Шәһәргә һәм дөньяга” (Urbi et Orbi) юлламасы белән мөрәҗәгать иткәндә, Украинада тынычлык торгызырга чакырды, анда барган яуны понтифик быел "Пасха сугышы" дип атады.

"Мәҗбүри тартып кертелгән рәхимсез һәм мәгънәсез сугыш аркасында каты җимерүләргә дучар булган, таланган Украинада тынычлык урнашсын", - диде Рим католик чиркәве башлыгы Ватикандагы Изге Петр гыйбадәтханәсе каршындагы мәйданда җыелучылар алдында чыгыш ясаганда.

Франциск белдерүенчә, дөнья сәясәтчеләре тынычлык турындагы үтенечләрне ишетергә тиеш. "Тынычлык турында карар чыгарылсын һәм кешеләр интеккән вакытта мускуллар уйнату туктатылсын", - диде понтифик.

Ул "минем йөрәгемдә хәзер Украинадагы сугышның күп санлы корбаннары, миллионлаган качаклар һәм эчке мөһаҗирләр, бүленгән гаиләләр, үзләре генә калган картлар, җимерек тормышлар һәм нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрләр", дип өстәде.

Моңа кадәр төн дәвамында узучы пасха гыйбадәте барышында католик чиркәве башлыгы Украинадагы сугышны "шәфкатьсезлек һәм караңгылык" өчен гаепләгән иде. Вәгазь ахырында ул шулай ук "Христос воскрес!" традицион пасха сәламләвен украин телендә әйтте. Гыйбадәттә Мелитополь мэры Иван Фёдоров катнашкан, ул элегрәк Русия хәрбиләре тарафыннан әсирлеккә алынып, соңрак алмаштырылган иде. Моннан тыш гыйбадәт чарасында өч украин депутаты катнашкан. Понтифик алдан әзерләнгән тексттан читкә китеп, украиналыларга игътибар итте, "Без барыбыз да сезнең өчен һәм сезнең белән дога кылабыз", диде.

09:11 18.4.2022

18 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Украина хакимиятләре Луһански өлкәсендә яшәүчеләрне кичекмәстән эвакуацияләнергә чакыра. "Киләсе атна авыр булырга мөмкин", диде Луһански өлкәсе хакимияте башлыгы Сергей Гайдай.
  • Львов мэры Андрей Садовой шәһәргә биш ракет һөҗүме турында белдерде. Коткару хезмәтләре эшли, әлегә башка мәгълүмат юк.
  • Владимир Зеленский сүзләренчә, Русия Херсон һәм Запорожье өлкәләрен "ДНР" һәм "ЛНР" кебек үк басып ала.
  • Украиннар өйләренә кайта, гәрчә хакимиятләр аларга хәрби бәрелешләр беткәнче кайтмаска чакыра.
  • Украина баш прокуроры офисы мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинада 18 апрельгә 205 бала һәлак булган, 362се яраланган.
  • Русиянең көньягы һәм үзәгендәге кайбер һава аланнарына очуны тыю 25 апрельгә кадәр озайтылган.

дәвам

XS
SM
MD
LG