Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:53 23.4.2022

Одессага ракета һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган

Одессага ракета һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, дип язды Владимир Зеленский офисы башлыгы Андрей Ермак. Алар арасында өч айлык сабый да бар.

Ермак әйтүенчә, 18 кеше җәрәхәтләнгән. Зыян күргән йортларның җимерекләрен аралау дәвам итә.

09:07 24.4.2022

Сугышның 60 көне иртәсенә төп хәбәрләр

  • Украинада ОБСЕ миссиясенең берничә әгъзасы Донецки һәм Луһанскида кулга алынган, дип хәбәр итә ОБСЕ. Моңарчы оешма Украинадан 500ләп хезмәткәрен эвакуацияләнгән булган.
  • Украина президенты Владимир Зеленский "окупацияләнгән җирләрдә ялган референдумнар үткәрсәләр", Украина Русия белән сөйләшүләрне туктатачак дип белдерде. Украина хәрбиләре 27 апрель көнне Русия Херсон өлкәсендә "ХНР" оештыру турында референдум үткәрмәкче була.
  • Британия хөкүмәте соңгы 30 елда беренче тапкыр күмер шахтасын ачу турында уйлана. Бу Русия күмереннән баш тарту аркасында туган ихтыяҗ, дип яза The Telegraph.
  • Русиягә җибәреләсе 8 меңләп кыйбат машина Бельгиядә санкцияләр аркасында үтми калган.
  • Русиянең сугыштагы икенче этап максаты булып Молдова чикләренә чыгуны атауга бәйле Молдова хакимияте тирән борчылу белдерде.
11:13 24.4.2022

Уфа блогеры сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан

Уфа блогеры Аника Ти бүген кулында тынычлык күгәрчене сурәтләнгән рәсем тотып, Мәрьямана чиркәве янына сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан.

Ул үзенең Инстаграмында язуынча, пикетның максаты "яхшы кешеләргә үзләренең ялгыз түгеллеген күрсәтү". Блогер сүзләренчә, узып баручы кешеләр "ниндидер аптырашта булган", ә дәүләтнең БСТ телеканалы аны "100500 метр" урап узган.
Полиция кызны тоткарламаган.

11:58 24.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган

Кыйгы районы Иске Мөхәммәт авылыннан 21 яшьлек Морат Йосыповның үлеме турында муниципалитет башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.

Морат Йосыпов ике ел элек Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятен тәмамлаган. Шуннан соң Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминскида контракт нигезендә хезмәт иткән.

14:05 24.4.2022

Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булган егет белән хушлаштылар

  • Бүген Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышта һәлак булган Тимур Килмөхәммәтов белән хушлаштылар, дип яза район матбугат хезмәтенә сылтанып NewsBash.

Тимур Килмөхәммәтов 1999 елның 3 декабрендә туган. 2017 елда мәктәпне тәмамлагач армиягә китә. Тагын ике елдан контракт имзалый. Махсус хезмәтләр пулеметчы булып хезмәт итә. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

14:15 24.4.2022

"ДНР" имамнары Равил Гайнетдин карамагына күчә

Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керә. Бу хакта нәзарәтнең Телеграм-каналы хәбәр итте.

22 апрельдә Шахтерски шәһәрендә "ДНР"ның Диния нәзарәте (Донбасс мөфтияте) оештыру конференциясе үткән. Җыелышта Равил Гайнетдин үзенең видеосәламләвен җиткергән. Донбасс мөфтиятенең һәм мәхәлләләренең берләшүен Гайнетдин хуплаган диелә.

"ДНР" мөфтияте Русия Диния нәзарәтенең кануни берлегендә һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи башлангычында эшләячәк", дип әйтелә хәбәрдә.

Оештыру конференциясен Гайнетдин мөфтияте кешеләре үткәргән. Аерым алганда, җыелышта мөфти урынбасары Ренат Ислямов, департамент җитәкчесе Наил Шакиров катнашкан. Ислямов Шахтерски мәчетендә җомга намазын да үткәргән.

"ДНР" мөфтияте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб булып Рушан Таһиров сайланган, дип хәбәр итә Русия Диния нәзарәте. Тулырак безнең сайтта.

14:29 24.4.2022

Кыргызстанда Донбасстагы сугыш һәм Кырымны басып алу турындагы Русия фильнарын күрсәтүне тыйдылар

Кыргызстанда "Хакыйкать вакыты"(“Время правды”) фестивале кысаларында Донбасстагы сугыш һәм Кырымны аннексияләү турында Русия фильмнарын күрсәтүне тыйдылар. Бу турыда Кыргызстан мәдәният, мәгълүмати, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Азамат Җаманкулов белдерде.

Фестивальне Русиянең "Гармония" мәдәни үзәге оештырган. Бишкәк һәм Ошта алар "Крым", "Донбасс. Окраина", "Ополченочка" һәм башка фильмнарны күрсәтергә ниятләгән булган.

Кино фестивален уздыруның беренче омтылышы уңышсыз булды. Фильмнар активистлар тарафыннан тәнкыйтьләнде һәм сәүдә үзәкләренең берсе проектта катнашудан баш тартты.

17:05 24.4.2022

Бельгиядә Русиягә җибәрелергә тиешле 8 мең кыйммәтле автомобиль тоткарланган

Бельгиядәге Зебрюгге шәһәре портында Русиягә җибәрелергә тиешле 8 мең кыйммәтле автомобиль тоткарланган, дип яза The Wall Street Journal.

Lexus, Cadillac һәм Mercedesның соңгы модельләре апрель башында Азиядән китерелгән. Алар Русиягә җибәреләчәк, дип планлаштырылган, әмма март аенда Европа берлеге тарафыннан кертелгән зиннәтле әйберләрне тыю кануны астына эләккәннәр. Бу санкцияләр 50 мең евродан кыйбатрак автомобиль экспортын тыя.

Портның автомобиль терминалы директоры Марк Адриансенс машиналар, мөгаен, башка базарларга сатылыр дип уйлый.

Автомобильләрдән тыш, портта Русиягә китәргә тиешле башка тауарлар да тоткарланган, алар арасында очкычлар өчен запас детальләр, химикатлар һәм ярымүткәргечләр бар. Тикшерү өчен портта барлыгы бер меңнән артык контейнер тоткарланган.

дәвам

XS
SM
MD
LG