Екатеринбурда Урал федераль университеты студентлар лекциядән чыгып киткән. Анда НАТО һәм Украинаның зыяны турында сөйләгән булганнар. Видеоны сәясәтче Любовь Соболь чыгарды.
Буча янында тагын бер каберлек табылган
"Газапланганнар һәм атылганнар" дип белдерде Киев өлкәсе полициясе Буча районы Мироцкое авылында табылган өч ирнең мәете турында. Алар бер каберлеккә күмелгән булган.
Полиция бу кешеләрне үтерер алдыннан кыйнаганнар һәм газаплаганнар дип саный. Аларның куллары һәм күзләре бәйле булган. Тәннәрендә пуля эзләре дә бар. "Ахырда һәр ирнең колагына атканнар", дип белдерде өлкә полициясе җитәкчесе Андрей Небитов.
Полиция мәгълүматынча, Киев өлкәсендә барлыгы 1202 сивил кешенең җәсәде табылган. Аларны Русия хәрбиләре үтергән дип фаразлана.
Сугыш шартларында низаг тарафлары мәгълүматларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.
Русия Украинага басып кергәннән соң Буча һәм Киевның башка шәһәрләре Русия гаскәрләре контроленә күчте. Алар төбәктән киткәннән соң тыныч халык мәетләре табыла башлады. Буча хакимияте хәбәренчә, шәһәрдә 23 апрельгә 412 кешенең җәсәде табылган. Ләкн бу ахыргы саннар түгел. Украина әлеге гамәлләрне кылуда Русия хәрбиләрен гаепли. Русия моңа катышын кире кага.
Кырымда Русия контролендәге хакимият "Бөтенрусия кырымтатарлар җыены" уздырган.
Кырымда Русия контролендәге хакимият "Бөтенрусия кырымтатарлар җыены" уздырган. Хакимият басмалары язуынча, җыенның төп максаты - Русия президентының Украинадагы гамәлләрен хуплап мөрәҗәгать чыгару. Мөрәҗәгать кабул ителгән.
Җыенда төбәк кырымтатар милли-мәдәни мохтарияте башлы Эйваз Умеров кырымтатарларны Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе лидерары белән тәңгәлләштереп карамаска чакырган. "Без аларга кырымтатарлар исеменнән сөйләүне тыябыз", дигән Умеров.
Мәҗлес башлыгы Рефат Чубаров әлеге җыенны "кырымтатарлардан "Путин сәясәтен хуплату" имитациясе" дип атады. "Бүгеге җыен белән Русия ФСБсы тагын бер кат кырымтаталар оккупант илне һәм аның президенты Путинны яклый дип алдарга тырыша. Бу янә уңышсыз чара", дип язды Чубаров.
Чарада 300ләп кеше катнашкан диелә. Башлыча депутатлар, түрәләр, бюджет хезмәткәрләре.
1нче майга иртәнге хәбәрләр:
- Украина инфраструктура министрлыгы Бердянски, Мариуполь, Скадовски һәм Херсон диңгез портларын вакытлыча ябарга булды.
- Финляндия хакимияте Русиянең газ белән тәэмин ителешен туктатырга әзерләнә. Финляндиянең Gasum ширкәте 20 майга кадәр Русиягә газ түләүләрен рубльгә күчерү шартларын кабул итү-итмәвен хәбәр итәргә тиеш, диде Helsingin Sanomat.
- Украина вице-премьеры Ирина Верещук чираттагы тапкыр тоткын алмашу турында сөйләде: 14 украин өйгә кайта, аларның җидесе хәрби һәм җидесе тыныч халык.
- Украина хәрби көчләре дүрт берәмлек зенит коралы, шулай ук Змеиный утравында 40тан артык Русия гаскәрен юк иткән. Бу хакта Facebookта "Көньяк" хәрби идарәсе хәбәрендә әйтелә. Сугыш шартларында низаг тарафлары мәгълүматларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.
Русия оккупациясе вакытында ач калган 84 яшьлек Украина рәссамы вафат
Киев өлкәсендә Украина рәссамы, алтмышынчылар хәрәкәте активисты Любовь Панченко вафат булган. 84 яшьлек хатын-кыз Русия оккупациясе вакытында ач кала. Бу хакта Буча башлыгы Анатолий Федорук хәбәр итте.
"Безнең җәмәгатьчелек зур югалтуларга дучар булды – Буча һәм бөтен Украина тагын бер юмарт, кабатланмас талантын югалтты. Ул – патриотлар мохитеннән, Кремльнең басымына карамастан, совет цензурасы чорында Украина мәдәниятен үстергән алтмышынчылар арасыннан", - дип язган Федорук.
Федорук белдерүенчә, Панченконы КГБ да сындыра алмаган, әмма рәссам яңа Русия һөҗүме вакытында бик нык зыян күргән.
Элегрәк "Україна молода" газеты Панченконың Русия оккупациясе дәвамында Урман Бучасындагы үз йортында ялгызы калуын, ач яшәвен хәбәр итте. Рәссам ятак хастасы була һәм даими тәрбиягә мохтаҗ була. Икенче апрельдә, Бучаны азат иткәч, Панченконы башкала хастаханәсенә китерәләр.
Кытай көйләгечләре банклар белән чит илдәге активларны Америка кертергә мөмкин санкцияләрдән яклау ысуллары турында фикер алышты, дип яза Financial Times. Газета чыганаклары мәгълүматына караганда, Пекин, илдә хәрби низаг яки башка кризис була калса, Русиягә каршы кулланылган кебек чикләүләр кертүдән курка.
Эчке киңәшмә 22 апрельдә уза, анда Үзәк банк, Кытайның финанс министрлыгы, эре чит ил һәм Кытай банклары вәкилләре катнаша.
Киңәшмәдә Кытайга каршы санкцияләр кертергә мөмкин булган сценарийлар телгә алынмый. FT мәгълүматынча, ихтимал сәбәп Кытайның Тайваньга басып керүе булырга мөмкин.
Британия газеты чыганакларының берсе белдерүенчә, Кытай банк системы долларлы активларны туңыруга яки SWIFTтан аеруга әзер түгел.
Британия тышкы эшләр министрлыгы Русияне "трольләр фабрикасын" куллануда гаепләде
Британия тышкы эшләр министрлыгы Русияне Украинада сугыш турында ялган мәгълүмат тарату һәм социаль челтәрләрдә төрле ил сәясәтчеләренә һөҗүм итү өчен "трольләр фабрикасын" куллануда гаепләде.
Британия бу мәгълүмат тикшерүләр нәтиҗәсендә алынды, дип белдерә, әмма тикшерү нәтиҗәләре бастырылмаган. Форин-офис мәгълүматларына караганда, "трольләр фабрикасы" Telegram, Twitter, Facebook һәм TikTok ны чит ил сәясәтчеләре аккаунтларында Русия яклы шәрехләр бастыру өчен куллана.
Daily Mail хәбәр иткәнчә, мондый һөҗүмгә, аерым алганда, Британия премьер-министры Борис Джонсон, Германия канцлеры Олаф Шольц, Европа берлегенең тышкы сәясәт идарәсе башлыгы Жозеп Боррель дучар булган.
"Трольләр фабрикасы"н кайбер басмалар Cyber Front Z дип атыйлар. Оешма шулай ук яңа тарафдарлар җәлеп итү һәм аларны координацияләү өчен Telegram платформасын куллана. Telegram'да шундый ук исемдәге канал бар, аңа 94 меңнән артык кеше язылган. Анда Русиянең Украинага берәп керүен хуплаучы пропаганда хәбәрләре бастырыла.
"Без Кремльгә һәм аның күләгәсендәге “троль фермалары”на аларның Путин сугышы турындагы ялганнары белән үзебезнең онлайн мохитебезне басып алуларын рөхсәт итә алмыйбыз", дип белдерде Британия тышкы эшләр министры Лиз Трасс.
Уфадан Донбасска чираттагы һуманитар ярдәм поезды китте
"Подслушано в Уфе" телеграм каналы язуынча, бу юлы 60 тонна төзелеш материаллары җибәрелгән. Элегрәк биш машинада 570 тонна әйбер җибәрелгән иде.
Идел буе төбәкләре арасында Татарстан һәм Башкортстан иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар.