McDonald’s Русиядән инде тәмам китә
McDonald’s тиз туклану рестораннар челтәре Русиядән инде тәмам китүен белдерде. "Украинадагы сугыш нәтиҗәсендәге һуманитар кризис һәм эш шартларының билгесезлеге арта бару сәбәпле McDonald’s Русиядә бизнесны алга таба дәвам итү файдасыз һәм McDonald’s-ның кыйммәтләренә туры килмәи дигән карарга этәрде", диелә белдерүендә.
McDonald’s Русиядәге бөтен бизнесын сатарга җыена. Русиядән китү аңа 1,2-1,4 млрд доллар зыян китетерер дип көтелә.
Хәзер Русиядә McDonaldʼsның 850дән артык рестораны бар, аларда 62 меңләп кеше эшли.
Тулырак монда укый аласыз.
Русия "Азовсталь"дән яралы украин хәрбиләрен чыгару турында Украина белән килешүен белдерде
Русия саклану министрлыгы Украина белән Мариупольдәге "Азовсталь" заводын саклаган яралы украин хәрбиләрен эвакуацияләү турында килешә алуларын белдерде.
Русия саклану министрлыгы "атышны туктату тәртибе" кертелде дип ышандыра. Яралылар Новоазовскига китереләчәк, ул Донецки өлкәсенең "ДНР" хәрби төркеме контролендәге шәһәре.
Әлегә Русиянең бу белдерүләренә Украинаның комментары булмады.
Тулырак монда укый аласыз.
Украинага каршы сугышта Дәүләкәннән Айнур Холматов һәлак булган
Украинага каршы сугышта Башкортстанның Дәүләкән районы егете Айнур Холматов һәлак булган. Бу турыда “Асылыкуль” басмасы хәбәр итә.
Айнур Оренбур өлкәсендә туган һәм шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Аннан Бәләбәй меңанизация һәм электрификация көллиятенең Дәүләкәндәге бүлегендә укыган. Көллияттән соң гаскәргә чакырылган егет хәрби хезмәт вакытында килешү имзалаган һәм сугышка җибәрелнгән. Ул 8 майда атышлар вакытында һәлак булган.
17 май иртәсенә кыскача хәбрәләр
- Украина төнлә янә утка тотылган. Луһански өлкәсендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, өч кеше яраланган дип белдерде төбәк губернаторы Сергей Гайдай.
- Черниговщина башлыгы Вячеслав Чаус сүзләренчә, Десна авылына һөҗүмнәрдә үлүчеләр һәм яраланучылар бар.
- Шулай ук Львов өлкәсендә дә шартлаулар тавышы ишетелгән, ракетка каршы тору корылмалары эшләгән.
- Курски өлкәсе губернаторы Украина чикләрендәге авылга атышлар булды, зыян күрүчеләр юк дип белдерде.
- Германия канцлеры Олаф Шольц сугышның тиз генә бетүе күренми, низаг көчәергә мөмкин дип саный. Германия Украинага корал бирүне дәвам иттерәчәк.
- Аннексияләнгән Кырымда быел җәй кунакханәләр һәм кунак йортларының өчтән бер өлеше ачылмаска мөмкин дип яза "Коммерсантъ". Кырымга килүче туристларның саны 30-40 % кимер дип фаразлана, бу отельләр хуҗаларын куркыта.
Сугыш вакытында конфликт тарафлары китергән саннар һәм мәгълүматның дөреслеген тикшерә алмыйбыз.
Мариупольдә "Азовсталь"не саклаган украин хәрбиләрен заводтан чыгаралар. Бу хакта 17 майга каршы төндә автобусларның фотосурәтләрен чыгарып Reuters хәбәр итте. Мәгълүматны Украина баш штабы да раслый.
Украина кораллы көчләре баш штабы белдерүенчә, авыр яралы 53 кешене Новоазовски хастаханәсенә китергәннәр, тагын 211 хәрби хезмәткәрне – Еленовкага (ике торак пункт та "ДНР" контролендә), "әсирләр белән алмашу процедурасы аша" аларны Украинага җибәрәчәкләр.
Тулырак монда укый аласыз.
Сугыш йогынтысы. "Машина сатып алып булмаслык әйбергә әйләнде"
Русиядә машина сату кими. Апрель аенда гына яңа машина сату узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 78,5 процентка кимегән. Белгечләр фикеренчә, бу кадәр кимүнең төп сәбәбе – авыр халыкара вазгыять һәм логистик проблемнар аркасында дилерларда машина җитмәү.
Хәбәрчебез Казандагы машина базарларына барып, андагы вазгыятьне тикшерде.
Украина Русия белән сөйләшүләр тукталып торуын раслады
Бу хакта Украина президенты офисы җитәкчесе Михаил Подоляк белдерде дип хәбәр итә "Украина 24".
"Украина белән Русия арасында сөйләшүләр процессы тукталып тора. Әмма ул яңадан башланачак һәм, минемчә, аның модераторы Зеленский булачак", дигән Подоляк. "Путинның йөзен саклыйм дип", Украина ни дә булса бирергә җыенмый дип тә өстәгән.