Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэриясе коммуналь хезмәтләр өчен югары бәяләргә каршы митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән

Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

«СтопБашРТС» активисты Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелек халык белән турыдан-туры диалогтан курыкты дип саный.

"СтопБашРТС" активисты Альберт Рәхмәтуллин, Уфа мэриясеннән митингны килештермәүләре турында җавап алган. "Пруфы" басмасы язуынча, чараны 6 мартта, Уфадагы "Химик" мәдәният сарае янындагы мәйданда уздырырга ниятләгәннәр. Митингның темасы - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрнең югары булуы. Рәхмәтуллин чарага мэр вазифаларын үтәүче Ратмир Мәүлиевне дә чакырган булган.

Үз җавабында мэрия төбәк хакимиятләренең коронавирус таралу куркынычы белән бәйле имзалаган югары әзерлек турындагы фәрманына сылтанган.
Җавапта әйтелгәнчә, халык чаралары оештыру һәм аларда катнашудан тыелып тору кирәк.

Рәхмәтуллин үзе исә, Мәүлиев халык белән турыдан-туры диалогтан курыкты дип саный.

Быел февраль башында, "Незыгарь" Telegram-каналы 2021 елда Русия төбәкләренең каршылык белдерү активлыгы турында хисапчыгарган иде.

Башкортстан бу исемлектә 12нче урынны алып, "уртача-киеренке вазгыять" булган төбәкләр арасына кергән. "Торак коммуналь хуҗалык һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә берничә даими проблем күзәтелә. Хакимият биналарын яулап алырга тырышу очраклары булды", диелә хисапта. Канал мәгълүматына күрә, Башкортстанда узган ел 48 каршылык чарасы узган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG