Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростуризм: Һава аланнары ябылу сәбәпле Русия шәһәрләреннән 150 меңләп турист очып китә алмый


Һава аланнары ябылган төбәкләрдән 2 мартка кадәр очып китәргә тиеш булган туристларга Русия тимер юлларының (РЖД) махсус өстәмә поездларына билетлар алу мөмкинлеге булдырыла диелә.

Туризм федераль агентлыгы, һава аланнары ябылу сәбәпле, Русия төбәкләрендә 150 меңләп турист калуын, аларның 2 мартка кадәр очып китә алмаячагын хәбәр итте.

Ростуризм мәгълүматларына күрә, алар арасында юллама сатып алган 25 мең турист бар, сәяхәтчеләрнең күпчелек өлеше аннексияләнгән Кырымда һәм Краснодар краенда кала.

"Хәзерге вакытта һава аланнары ябылган төбәкләрдә ял итүче һәм өйләренә 2 марттан соң гына кайтырга тиешле туристлар сәфәрләрен гадәти тәртиптә дәвам итә. Һава аланнары ябык төбәкләрдән 2 мартка кадәр очып китәргә тиеш булган туристларга исә Русия тимер юлларының (РЖД) махсус өстәмә поездларына билетлар алу мөмкинлеге булдырыла диелә.

Агентлыкта кунакханә хуҗаларын "туристларга каршы барып", кунакханәләрдә яшәүне бәя арттырмый гына, "ә мөмкинлек булганда, өстәмә түләүләрсез" озайтырга чакырганнар.

Ростуризм хәзерге вакытта транспорт министрлыгы белән хезмәттәшлектә, һава аланнары ябылу сәбәпле, башка илләрдән Русиягә кайта алмаучы туристларның исемлеген оештыруын да искәрткән.

Элегрәк Русиянең Украинага һөҗүме нәтиҗәсендә, илдә кайбер очышлар туктатылуы хәбәр ителгән иде.

Мәскәүнең Шереметьево һава аланының Сочи, Акмәчет, Дондагы Ростов, Краснодар, Анапа, Һургада, Оренбур, Ростов, Сембергә рейсларны туктатуы билгеле булды.

Шул исәптән Казаннан берничә очыш туктатылды, аерым алганда Минеральные воды, Сочи һәм Шарм-әш-Шәйхка очкычлар вакытлыча очмый.

Росавиация барлыгы 12 һава аланы ябылды дип хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG