Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМО Иминлек шурасының Украина турындагы резолюциясен томалаган


БМОның Иминлек шурасында тавыш бирү, 25 февраль, Нью-Йорк
БМОның Иминлек шурасында тавыш бирү, 25 февраль, Нью-Йорк

Һиндстан, Кытай һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре резолюция өчен тавыш бирүдән тыелып калды.

БМО Иминлек шурасының Русиянең Украинага бәреп керүен гаепләүче резолюциясенә Русия вәкиле вето салды. Резолюция өчен тавыш биргәндә Иминлек шурасының 11 әгъзасы резолюция проектын хуплады, өчесе – Һиндстан, Кытай һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре – тыелып калды.

АКШның БМОдагы даими вәкиле Линда Томас-Гринфилд резолюция проектының узмавына үкенүен әйтте, һәм БМО үзе Икенче бөтендөнья сугышыннан соң нәкъ менә Украинадагы кебек сугышларны булдырмау өчен төзелгән булуын белдерде.

Утырыш барышында Украина вәкиле Сергей Кислица тәкъдиме белән Украинада һәлак булучыларга багышланган бер минут тынлык игълан ителде.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьков янында, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.

Украина коралы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да йөзләгән корбан турында мәгълүмат бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG