Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор бәйсез медиа чараларыннан "сугыш" диелгән материалларны бетерергә таләп итә


Роскомнадзор фикеренчә, Украинага һөҗүм турында "дөрес" мәгълүматны "Русиянең рәсми мәгълүмат чыганаклары" тарата. 

Русия Генераль прокуратурасы таләбенә сылтанып, Роскомнадзор бер төркем бәйсез медиа чарасыннан Украина шәһәрләрен утка тоту, Украинага һөҗүмне сугыш дип атау сүзләре булган материалларны бетерергә таләп итә. Роскомнадзор бу мәгълүматны "дөрес булмаган" дип саный. Оешма моның хакта үзе хәбәр итә.

Әлеге таләп 10 медиа чарасына: "Эхо Москвы", "ИноСМИ", "Медиазона", "New Times", "Дождь", "Свободная Пресса", "Крым.Реалии", "Новая Газета", "Журналист", "Лениздат" медиа чараларына юнәлгән. Аларның кайберләрен Русия хакимияте "ят агент" дип тамгалаган.

Материаллар бетерелмәгән очракта Роскомнадзор медиа чараларына блоклау белән яный. Моннан тыш аларга 5 миллион сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Роскомнадзор фикеренчә, Украинага һөҗүм турында "дөрес" мәгълүматны "Русиянең рәсми мәгълүмат чыганаклары" тарата.

Азатлык Украинадагы хәлләр турында Җанлы блог алып бара, соңгы тәрәккыятьне шунда күзәтеп барыгыз.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьков янында, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.

Украина коралы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да йөзләгән корбан турында мәгълүмат бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG