"Әлеге илләрдән очышлар Росавиациянең яки Русия Тышкы эшләр министрлыгының махсус рөхсәте белән генә башкарылырга мөмкин", - диелә хәбәрдә.
Моңа кадәр Польша, Чехия һәм Болгарстан, Украинага һөҗүмгә җавап итеп, Русия очкычлары өчен һава киңлеген ябу турында игълан итте. Алар артыннан Русия очкычлары өчен һава киңлеген ябу турында Эстония һәм Латвия хакимиятләре белдерде.
24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Русия рәсмиләре аны "Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү" максаты белән хәрби операция дип атый. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьков янында, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.
Украина коралы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да йөзләгән корбан турында мәгълүмат бар.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!