Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Азәрбайҗанның Хоҗалы шәһәре фаҗигасенә 30 ел тулуы уңаеннан ялгыз пикет узды 


Казанда пикет
Казанда пикет

Хоҗалы геноциды көнендә мондый чараларны "Азатлык" татар яшьләре берлеге 2012 елдан бирле, һәр ел саен уздырып бара. 

26 февральдә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге Азәрбайҗанның Хоҗалы шәһәрендә 1992 елда булган фаҗига истәлегенә, "Казанда ялгыз пикет уздырды.

Бу хакта Азатлыкка берлек лидеры Наил Нәбиуллин сөйләде.

Берлекнең исемен күрсәтмәүне сораган активисты "26 февраль – Хоҗалы геноциды корбаннарының хәтер көне. Азәрбайҗан кардәшләребез! Татар халкы сезнең белән сыкрана" дигән шигар тотып торган.

"Хоҗалыны искә алуыбыз һәм азәрбайҗаннарга теләктәшлек күрсәтүебез юкка түгел. Азәрбайҗаннар белән безнең күптәннән җылы мөнәсәбәтләр бар, һәм әлбәттә алар безгә, без – аларга теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Бу - безнең бурычыбыз. Икенчедән, татарлар һәрвакыт төрки дөньяның мөһим бер өлеше булды һәм һәрвакыт төрки дөньяга кагылышлы вакыйгаларга, фаҗигаләргә игътибар бирде. Бүген дә без бу фаҗигане искә алып, татарның төрки дөньяда мөһим бер роле булуын күрсәтәбез һәм дәлиллибез. Русиядә азәрбайҗанның Хоҗалы фаҗигасен искә алучы һәм моны урам чарасы буларак билгеләп үтүче бердәнбер халык – татарлар", диде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

Ул Хоҗалы геноциды көнендә чараларны "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ун ел дәвамында ел саен уздырып баруын искәртте.

  • Азәрбайҗан ягы мәгълүматларына караганда, 1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрби көчләре совет гаскәрләре ярдәмендә Хоҗалы шәһәренә һөҗүм итеп күпләп тыныч халыкны үтергән. Баку хәбәр итүенчә, 613 кеше үлгән, алар арасында 63 бала, 106 хатын-кыз, 70 олы кеше булган. 1275 кеше тотык итеп алынган. Аларның 155енең язмышы бүген дә билгесез булып кала.
  • Хоҗалы вакыйгасы уңаеннан, ел саен 26 февральдә Баку һәм Азәрбайҗанның башка шәһәрләрендә истәлекле чаралар уза һәм бер минутлык тынлык игълан итә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG