Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләргә эләккән Русия банкларын SWIFT халыкара түләү системыннан чыгарачаклар 


Бу – системнан чыгарылган банкларда чит илдән һәм чит илгә түләүләр катлауландырылачак дигән сүз.   

АКШ, Канада һәм Европа берлегенең төп илләре, шул исәптән Германия, Франция һәм Италия санкцияләргә эләккән Русия банкларын SWIFT банкара түләү системыннан чыгарырга килешкән. Бу хакта Ак йорт сайтындагы белдерүдә әйтелгән.

Бу – системнан чыгарылган банкларда чит илдән һәм чит илгә түләүләр катлауландырылачак дигән сүз, түләүләрне башка ысуллар белән башкарырга туры киләчәк, әйтик факс яки телетайп белән.

Чикләүләргә эләккән банкларның төгәл исемлеге китерелми. Аерым алганда, хәзерге вакытта санкцияләр Альфа-Банк, ВЭБ, ВТБ, "Промсвязьбанк, "Открытие", "Россия", "Россельхозбанк", МКБ, "Совкомбанк"ка һәм аннексияләнгән Кырымда эшләүче берничә кредит оешмасына каршы кертелгән.

Бу карар Украина белән сугыш башлаганнан соң Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне кырысландыра.

Киев Русияне SWIFT-тан аерырга чакырды, күп кенә дөнья лидерлары, мәсәлән, Британиянең премьер-министры Борис Джонсон һәм Чехия президенты Милош Земан да моны таләп итеп чыккан иде.

Ак йорт хәбәренә күрә, Русия банкларын SWIFT системыннан аеру – санкцияләрне кырысландыруның бердәнбер мисалы түгел. Тарафлар Русиянең хөкүмәт белән бәйле эшмәкәрләренә, үз инвестицияләренә алмашка көнбатыш илләрендә ватандашлык алуны катлауландырырга килешкән.

Моннан тыш, көнбатыш илләре оператив төркем оештырачак, ул русияләрнең бу илләрнең юрисдикцияләре зоналарында булган, чикләүләргә эләгүче активларын ачыклаячак.

Илләр Русия элитасының хакимияткә якын вәкилләренең, вазифаи затларның, аларның гаиләләренең һәм булышчыларының киңрәк исемлегенә активларны чикләргә ниятли.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG