Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналистикасының олуг галиме – Илдар Низамов вафат 


Ул Әтнә районының Чишмәле Сап авылында җирләнәчәк.    

Бүген 85 яшендә татар журналистикасының олуг галиме, профессор Илдар Низамов вафат булган. Бу хакта Азатлыкка журналист Мөршидә Җиһан хәбәр итте. Иртәгә, 28 февральдә иртән Илдар Низамовны Себер тракты 31А адресында урнашкан 15нче хастаханәдән туган авылы Әтнә районы Чишмәле Сап авылына озатачаклар. Ул шул авыл зиратында җирләнәчәк.

Соңгы елларда Илдар Низамов авылында яшәде.

"Мин 70 ел гомеремне журналистика белән бәйләдем. Үзем яздым, язган журналистларның эшләрен өйрәндем. Шушы тәҗрибәне 30 ел буе студентларга укыттым", дип сөйләгән иде Азатлыкка Илдар Низамов.

Ул гомере буе татар теленең чисталыгы өчен көрәште.

"Телне саклау, анда аралашу халыкның үзеннән тора. Халык моны үзенең ихтыяҗы дип саный икән, шул вакытта тел яшәячәк. Әгәр дәүләт эшләрендә, яшәештә, мәктәптә, балаларын укытуда татар башка телне үзәккә куя икән, аның теле беркайчан сакланмаячак. Татарлар меңнәрчә ел үз аңында туган телен саклаган, аның өчен көрәшкән. Кайбер яшьләрдән татар теле кирәкмәгән тема, аның киләчәге юк инде дигән күңелсезрәк фикерләр ишетергә туры килә. Моның белән килешмим", диде Низамов Азатлыкка.


Тел белгече, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Низамов 1936нчы елның 3 сентябрендә туган.

1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы "Кызыл таң" редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

1968 елда Илдар Низамов Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр "Социалистик Татарстан" газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннан бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә 1976 елдан, Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң, Татарстан китап нәшриятында сәяси әдәбият редакциясе мөдире булып эшли.

Казан дәүләт университетында Илдар Низамов 1987 елдан бирле белем бирде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG