Accessibility links

IT тармак хезмәткәрләренең сугышка каршы ачык хатын ун меңнән артык кеше имзалаган


"Сугыш шартларында алгарыш мөмкин түгел", ди IT белгечләр.

Хатны язучылар сугышка китерә торган теләсә нинди көчнең чагылышын акланмаслык дип саный һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин карарларны гамәлдән чыгарырга чакыра.

"Безнең илләр һәрвакыт бер-берсенә якын иделәр. Һәм бүген без украин хезмәттәшләребез, дусларыбыз, туганнарыбыз өчен кайгырабыз. Украина шәһәрләрендәге хәлләргә борчылабыз һәм рухи яктан изеләбез.

Үз эшебездә без иң яхшы продуктлар, иң яхшы сервис булдырабыз, без Русия IT продуктлары белән горурланып булсын өчен барысын да эшлибез. Илебезнең сугыш белән түгел, ә тынычлык һәм прогресс белән ассоциацияләнүен телибез.

Сугыш шартларында кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда кешелеккә файда китерүче технологияләр үсеше мөмкин түгел, алар хезмәттәшлек, төрле яктан караш, мәгълүмат алышу һәм ачык диалог шартларында гына мөмкин", дип белдерә хат авторлары.

Хатның инициаторы – HeadHunter ширкәте менеджеры Наталья Лукьянчикова. Ул хатны үзенең Facebook битендә урнаштырган. Хатка барлыгы 10300 кеше кул куйган.

Алар арасында HeadHunter, "Яндекс", "Ситимобил", "ЮMoney", "Додо пицца", Skyeng, "Сбер", ABYY, "Циан", "Авиасейлс", "Тинькофф", JetBrains, Skillbox, VK, "ВКонтакте", "Одноклассники", "Авито", ВТБ, Semrush, МТС, Arrival, Ozon, "Билайн", Wildberries һәм башка эре ширкәтләрнең хезмәткәрләре бар.

Мондый хатларны башка тармаклар вәкилләре дә бастыра – интернетта укытучылардан, галимнәрдән һәм фәнни журналистлардан, табиблардан, мәдәният хезмәткәрләреннән мөрәҗәгатьләр барлыкка килде. Хокук яклаучы Лев Пономарев булдырган петиция астында 800 меңнән артык имза калдырганнар.

  • 24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьковта, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.
  • Украина коралы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да корбаннар булуы турында мәгълүмат бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG