Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Украинадагы сугышка каршы чыгучылар тоткарланды


Уфада тоткарланучы
Уфада тоткарланучы

Барлыгы 20дән артык кеше полиция бүлегенә озатылды.

Уфада Русиянең Украинада сугыш алып баруына каршылык белдереп йөрешкә чыккан уннан артык кеше тоткарланган. Баштарак Ленин урамында "Башкортостан" концерт залы бинасы янында өч кеше тоткарланган иде.

Шулай ук бүген Яблоко партиясе активистлары сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды. Алар моннан җиде ел элек үтерелгән Русия сәясәтчесе Борис Немцовны искә алды. Чәчәк салу өчен 30га якын кеше җыелды. Акциядә бернинди шигарьләр әйтелмәде, ул тынлыкта узды.

Чара башында ук украин байрагы төсләренә буялган плакат тоткан активист кулга алынды. Барлыгы Уфада 20дән артык кеше тоткарланды.

  • Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде.
  • Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG