Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге студентлар активлыгын яктыртучы DOXA журналының сайты томаланган


Бүген мәхкәмәдә журнал мөхәррирләренә карата ачылган җинаять эше дә каралырга тиеш иде.

Русиядәге студентлар активлыгын яктыртучы DOXA журналының сайты томаланган. Журнал авторлары моны канунсыз дип саный, чөнки Роскомнадзорның кисәтүен алган вакыттан сайтны томалаганчы тиешле 24 сәгать вакыт узмаган. Бүген Роскомнадзор басмага "Гаиләдә һәм эштә сугышка каршы бәхәсләр өчен белешмә" материалын алу таләбе белән мөрәҗәгать иткән иде.

Бүген Мәскәү мәхкәмәсе DOXA мөхәррирләренә карата ачылган җинаять эшен дә карарга тиеш иде, әмма бинага мина куелу турындагы хәбәр аркасында мәхкәмә утырышы кичектерелде, дип хәбәр итте DOXA телеграм-каналы.

Узган елның 14 апрелендә DOXA редакциясендә һәм редакторлар Армен Арамян, Алла Гутникова, Владимир Метёлкин һәм Наташа Тышкевич өендә тентүләр узды. Аларны балигъ булмаганнарны канунга каршы гамәлләр кылуга җәлеп итүдә гаепләделәр (РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе). Сүз протест акцияләрендә катнашу сәбәпле югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә басымга очраган студентларга һәм укучыларга белешмә буларак төшерелгән видео турында бара. Видео соңрак Роскомнадозор таләбе белән юк ителде.

Мөхәррирләрнең дүртесенә дә сәгать иртәнге 8 дән 10га кадәр йөреп кайтудан тыш, өйдән чыгу һәм интернеттан файдалану тыелган. Өйдән чыгу вакыты Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә тапшырылган апелляциядән соң бераз озайтылды.

29 апрель "Мемориал" хокук яклау үзәге DOXA мөхәррирләрен сәяси тоткыннар дип таныды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG