Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал": Русиядә сәяси тоткыннар саны совет чоры дәрәҗәсенә җиткән


Казанда сәяси репрессияләргә каршы пикет (архив фотосы)
Казанда сәяси репрессияләргә каршы пикет (архив фотосы)

Хәзерге вакытка Русиядә сәяси тоткыннар саны 420 кешегә җиткән, дип хәбәр итә "Мемориал". Исемлектәге 420 кешенең 340ы дини сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә. 80 кеше исә сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләнүгә дучар булган.

Бер ел эчендә Русиядә сәяси тоткыннар саны 362дән 420 кешегә җиткән, әмма аларның чынбарлыктагы саны "һичшиксез күпкә артыграк". Бу хакта 30 октябрьдә билгеләнүче Сәяси репресиия корбаннары көне алдыннан сәяси тоткыннарның яңа исемлеген чыгарган "Мемориал" (Русиядә "ят агент" дип танылды) хокук яклау үзәге хәбәр итә.

"Хәзер Русиядә сәяси тоткыннар якынча Михаил Горбачев азат иткәнчегә чаклы Совет берлегенең соңгы чорында булган кадәр" дип белдергән "Медуза"га (Русиядә "ят агент" дип танылды) "Мемориал"ның тоткыннарга ярдәм програмы җитәкчесе Сергей Давидис.

Исемлектәге 420 кешенең 340ы дини сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә. Нигездә бу Русиядә тыелган оешмалар эшчәнлегендә катнашкан мөселманнар, шулай ук "Йәһвә шаһитлары" әгъзалары дип хәбәр итә "Мемориал".

Исемлектәге калган 80 кеше исә сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә.
"Хакимият нинди дә булса кешенең канунлы эшчәнлеген туктатырга яки берничә кешене эзәрлекләргә тели. Бу мондый вәкаләткә ия булганнарның вәкаләтләрен ныгыту яки саклап калу өчен эшләнә" дип аңлаткан Давидис.

Аның сүзләренчә, әлеге исемлеккә митингларда полициягә карата көч куллануда гаепләп ялган эш ачылган "очраклы кешеләр" дә, шымчылык һәм диверсиядә гаепләнгән Украина ватандашлары да кергән.

Өлешчә алганда исемлектә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный, аның көрәштәше Иван Ждановның әтисе Юрий Жданов, МДУ аспиранты Азат Мифтахов, якут шаманы Александр Габышев, 2019 һәм 2021 елларда каршылык күрсәткән "Мәскәү" һәм "сарай" эшләре фигурантлары, Ингушетиядәге каршылыкта катнашучылар, DOXA журналы мөхәррирләре һәм башкалар бар.

"Шул ук вакытта безнең исемлекләр Русиядәге сәяси тоткыннар санының иң кечкенә бәяләмәсен бирә. Сәяси тоткыннарның һәм сәяси сәбәпләр аркасында ирегеннән мәхрүм ителгән башка затларның чынбарлыктагы саны, һичшиксез күпкә артыграк" дигәннәр "Мемориал"да.

Сентябрь ахырында "Мемориал" сәяси тоткыннар саны ягыннан Татарстан өченче урында тора дип белдергән иде. Татарстанда 53 кеше сәяси маддәләр нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән диелде. Бу исемлектә беренче урында – Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым һәм Акъяр, икенче урында – Мәскәү. Башкортстан исә дүртенче урынны алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG