Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны эзәрлекләүнең яңа ысулы: Өйдә укылган җәмәгать намазы


Хокук яклаучылар, мәчеткә йөрмичә, җәмәгать намазын өйдә оештыручыларны экстремизмда гаепләп хөкем итү дулкыны башланырга мөмкин дип фаразлый. Сәяси тоткыннар турында әңгәмәдә Сергей Давидис "Idel.Реалии"га шул турыда белдергән.

Хокук яклаучылар фикеренчә, Русия куәт структуралары хәзер мөселманнарга карата репрессияләрнең яңа дулкынына китерергә мөмкин шаблонны сыный. Гомумән 2021 ел сәяси сәбәпләр белән төрмәгә ябу очракларына мул булды. "Традицион ислам"нан читкә тайпылган дип саналучы мөселманнарга гына түгел, сәяси карашлары һәм эшчәнлекләре белән хакимиятнең ачуын чыгарган бик күпләргә эләкте. Нәтиҗәдә "Мемориал" хокук яклау үзәге төзегән сәяси тоткыннар исемлекләренә тагын бер йөзләп кеше өстәлде.

16 августта "Мемориал" Русиядәге сәяси тоткыннарның яңартылган исемлеген чыгарды. Исемлеккә аңлатмада язылганча, ел башыннан бирле Русиядә сәяси тоткыннарның гомуми саны 349дан 410га җиткән. "Сәяси тоткыннарга ярдәм" програмы җитәкчесе, "Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы Сергей Давидис исә "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә чынлыкта бу исемлеккә барлыгы 100дән артык яңа фамилия өстәлүен белдерде. Бу сан аермасы исемлектә моңарчы булган кайбер кешеләрнең шушы елда иреккә чыгып өлгергән булуы белән аңлатыла.

— Элекке еллар белән чагыштырганда динамика көчәйде дип әйтеп буламы?

Сергей Давидис
Сергей Давидис

— Әлбәттә, көчәйде. Бу күпмедер дәрәҗәдә даими тизәя бара торган процесс. Без исәпкә алуга керешкәндә, 2010нчы еллар башында бу исемлекләрдә бары 40лап кына кеше теркәлгән иде. Әлбәттә бу исемлектәге кешеләр саны арту беркадәр безнең активлык көчәюне дә чагылдыра. Әмма ул, гомумән алганда, сәяси тоткыннарның чынлыкта арта баруы белән бик нык бәйле.

Без бу саннарның төгәл булмавын һәрвакыт әйтеп киләбез, чөнки кайсы да булса фамилияне бу исемлеккә кертү өчен без ул кешенең эшен өйрәнергә тиеш. Бигрәк тә кешегә сәяси гаепләү белдерелмичә формаль рәвештә җинаять гаепләве белдерелсә — наркотиклар, янап акча таләп итү яки башка берәр гаепләү була ала. Мондый ысуллар да сәяси эзәрлекләү өчен кулланыла ала. Андый эшләрне яхшылап тикшермичә кешене исемлеккә кертеп булмый. Шул ук вакытта шактый гына җинаять эшләре белән танышу мөмкинлеге булмый кала, алар ябык була. Әмма моны истә тотканда да, сәяси тоткыннар саны белән исемлек арасындагы бәйләнеш ачык күренә. Һәм бу исемлек илдәге сәяси тоткыннарның ышанычлы иң аз санын гына күрсәтә.

Ун елдан элегрәк сәяси тоткыннар саны берничә дистә генә булуын исәпкә алганда, аларның саны туктаусыз артканнан-арта бара. Геометрик прогрессия белән дип әйтер идем.

— Аңлашылганча, бу исемлекне сез 2010 елдан бирле алып барасыз?

— Якынча шулай. 2009-2010 еллардан бирле.

— Ягъни 2000нче елларда вазгыять алай ук кискен булмаган, Михаил Ходорковский эше кебек аерым очраклар гына булган?

— Әйе, бу эшчәнлек нәкъ менә ЮКОС эшеннән соң башланды да, ЮКОС эше нигезендә берничә сәяси тоткын барлыкка килгәннән соң. Ул эшчәнлек "Мемориал" кысаларыннан читтә башланды. Ул чакта национал-большевиклар да сәяси тоткыннар иде. Әмма, тагын бер мәртәбә әйтәм, аларның саны берничә дистә генә иде.

— Бар яктан өйрәнергә дигәндә, сез матбугатта чыккан язмаларны гына түгел, ә аларның мәхкәмә эшләрен дә өйрәнүне күз алдында тотасызмы?

— Бу нинди эш булуына бәйле. Әгәр кеше интернетта нидер язган һәм моның өчен аны "террорчылыкны аклауда" гаеплиләр икән, без инде медиа хәбәрләре нигезендә генә дә бәя бирә алабыз. Үзеннән-үзе аңлашыла торган җинаять эшләре дә була. "Җәмәгать чарасы уздыру тәртибен берничә мәртәбә бозган өчен" ирегеннән мәхрүм ителгән кешенең канунсыз рәвештә мәхрүм ителүе шунда ук аңлашыла. "Теләнмәгән оешма эшчәнлеген оештырган" өчен иректән мәхрүм ителгән кеше белән дә шундый ук хәл. Яки "Бөек ватан сушыгында совет халкының ролен кире кагу" очрагы була ала. Бу дөресме, юкмы — моның өчен беркемне дә төрмәгә ябарга ярамый. Шулай да мондый очраклар сәяси гаепләүләрнең азчылык өлешен генә тәшкил итә.

Дәүләтне җинаять кылуда, ялган җинаять эше ачуда гаепләү өчен, без ул эшне өйрәнергә һәм ышанычлы итеп нигезләргә тиешбез

Күпчелек очракта кешегә чынлап та җинаять саналган гаепләүләр белдерелә. Шуңа күрә андый кешеләрне сәяси тоткыннар исемлегенә кертү өчен, ул җинаять эшләре артында сәяси сәбәпләр тору-тормавын ачыкларга тиешбез. Мондый очракта еш кына сәяси сәбәпләр ачык күренә һәм әлләни дәлилләү, шул исәптән канунсыз эзәрлекләүне дәлилләү кирәк тә булмый. Әмма эзәрлекләүнең канунсыз булуын күрсәтү һәм дәүләтне җинаять кылуда, ялган җинаять эше ачуда гаепләү өчен, без аны өйрәнергә һәм ышанычлы итеп нигезләргә тиешбез. Бу эзәрлекләүнең нигә канунсыз һәм нигезсез булуы турында дәлилләр белән танышырга теләгән һәркемгә ачык аңлаешлы итү өчен шулай кирәк. Һәм моның өчен кимендә хөкем карары һәм гаепләү белдерүе белән танышу зарур.

— Сәяси сәбәпләрдән эзәрлекләүнең классик очрагы дип Юрий Дмитриевка карата җинаять эше артына яшерелгән эзәрлекләүне әйтеп буламы?

— Бу да классик очрак һәм без аны да бик озак өйрәндек. Бу эшнең яшерен рәвештә алып барылуы да эштә өстәмә кыенлыклар тудыра. Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы, дәүләткә хыянәт итү, шпионажлык белән бәйле җинаять эшләре ябык рәвештә алып барыла. Һәм мондый эшләр белән бәйле рәвештә хөкем ителгәннәрнең күпчелеге, алар сәяси тоткын булырга мөмкин булса да, безнең исемлекләргә керми кала. Чөнки андый очракларда без гаепләү шартлары белән дә, дәлилләр белән дә таныша алмыйбыз.

Безнең исемлекләргә кергәннәрнең күпчелеге — безнең фикеребезчә, дин иреген файдалану һәм кайсы диндә булуына бәйле рәвештә эзәрлекләнүчеләр. Һәм анда ике зур төркем ачык күренә. Алар — "Йәһвә шаһитләре" һәм Русиядә террор оешмасы буларак танылып, тыелган "Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары. "Йәһвә шаһитләре" очрагында барысы да ачык аңлашыла — гаепләүләр нигезсез. Аларның экстремистлар булуы уйлап чыгарылганлыгын һәркем аңлый.
"Хизб ут-Тәхрир" дә террорчы оешмалар оешмалар исемлегенә бернинди нигезсез рәвештә кертелгән. Русия Югары мәхкәмәсе карарында моңа нигез булырдай бернинди дәлил дә китерелми һәм "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядәге эшчәнлеге турында аны террорчы дип санарга сәбәп булырлык берни билгеле түгел. Шуңа да карамастан, террор эшчәнлеге турында гаепләүләрне бик зур игътибар белән тикшерү зарур. Аларның ислам фундамендалистлары булуын истә тотып, андый хәлләр әлегә очрамаса да, без көч куллануга чакыру булмаганлыгын ачыкларга тиешбез. Шуңа күрә мондый очракларда без кешеләрне хөкем карары һәм гаепләү белдерүе белән танышканнан соң гына сәяси тоткын дип таныйбыз.

Андыйлар — йөзләрчә, алар безнең исемлекнең зур өлешен тәшкил итә

Сезнең сорауга җавап биргәндә мин шуны искә төшердем. Чөнки алар террорчылыкта гаепләнә — ә бу инде сәяси маддә түгел. Кешеләрне "террор оешмасында катнашуда", "террор эшчәнлегенә җәлеп итүдә", "террор эшчәнлеген финанслауда" гаеплиләр. Әмма алар бернинди дә террорчы түгел, безнеңчә, аларны сәяси сәбәптән канунсыз рәвештә эзәрлеклиләр, дин иреге һәм берләшү иреге хокукларын бозалар. Һәм андыйлар — йөзләрчә, алар безнең исемлекнең зур өлешен тәшкил итә.

"Экстремистик эшчәнлек" дигән төшенчә, Русиядәгечә теләсә нәрсәгә тагып була торган кыек мәгънәдә түгел, ә дөнья практикасында кулланыла, анысы. Әгәр дә, мәсәлән, милли, дини һәм башка төркемгә бәйле рәвештә үтерергә чакырулар була икән, мондый чакырулар тирәсендә төзелгән оешма экстремистик дип бәяләнә ала.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

— Сез инде бу сорауга өлешчә җавап бирдегез, шулай да, исемлек хәзер күбрәк кемнәр хисабына тулыландырыла?

— Дини мәсьәләдә аңлашыла. Алар шул ук "Йәһвә шаһитләре" һәм "Хизб ут-Тәхрир" (өлешчә кырымтатарлар). Әмма бик абсурд рәвештә эзәрлекләнгәнгә охшаган яңа дини төркем дә барлыкка килде. Алар — мәчеткә йөрмәүчеләр, дини гыйбадәтләрне өйдә кылучылар. Алар — Мисырда 50 ел элек булган, шуннан бирле бернинди хәбәрләре чыкмаган оешмада катнашуда гаепләнәләр. Ул — "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра". Бу — экстремистик оешмада катнашу гаепләве. Менә хәзер безнең исемлектә шундый бер кеше бар, әмма параллель рәвештә тагын берничә шундый эш карала. Шундый яңа тенденция. Безнең исемлектәге бердәнбер кеше — Петербурдан Шамил Фаталиев, әмма мондый эшләр Башкортстанда да, Татарстанда да бар. Хәзер алар тикшерү дәрәҗәсендә. Татарстанда да хөкем ителгән бер кеше бар бугай. Әмма без ул эш материалларын өйрәнергә өлгермәдек әле.

Ләкин бу дини исемлек һәм анда барысы да күпмедер дәрәҗәдә бертөрле. Гомуми исемлектә исә бик төрле әйберләр бар. Иң киң таралганы, "санитар эшләре", "сарай эшләре" белән бәйле. Ләкин киңрәк караганда боларның барысын бергә кушарга мөмкин. Шул ук Навальныйны агулау, Навальныйның Русиягә кайтуы белән бәйле бер протест дулкыны. Бу шулай ук DOXA журналы мөдирләре очрагын да үз эченә ала.

Соңгы ике елда тагын бер даими тенденция террорчылыкны аклауда гаепләү. Бу эшләр дәвам итә, берничә ай саен яңа эшләр ачылып тора, һәм бу эшләргә бәйле кешеләр дә безнең исемлектә бар…

— Репрессияләрнең иң күбе Русиянең кайсы төбәкләрендә кулланыла?

Ингушетия эше үзе бер тенденция, чөнки яңгырашлы эш. Әгәр дә полициягә каршы көч куллануда гаепләнгән кешеләр күпчелек очракта азат ителсә, Ингушетиядәге протест хәрәкәте лидерлары хәзер мәхкәмәләр аша уза, процесс озак дәвам итә, аның абсурдлыгы һәркемгә ачык һәм шулай да эзәрлекләүләр туктамый.

Шуңа күрә, репрессияләр куллануда алга киткән төбәкләр турында сөйләгәндә, Ингушетияне искә алу кирәк. Анда илледән артык кеше (!) җинаять җаваплылыгына тартылды.

Икенчедән, мин Кырымны аерып алыр идем, анда беренче чиратта кырымтатарлар эзәрлекләнә, гәрчә хәзерге вакытта "Йәһвә шаһитләре" дә хөкемгә тартыла. Әмма кырымтатарларны "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләп эзәрлекләү максатчан алып барыла һәм бу нәрсәдәндер куркучы Русия хакимияте параноясы белән генә бәйле түгел, бу сивил активлыкны, кырымтатарларны бастыруга юнәлтелгән.

Әгәр дә без мөселманнар арасында Кырымда эзәрлекләнгән кешеләр санын чагыштырсак, әлбәттә, Татарстан яки Башкортстанга караганда күбрәк.

Чечня турында сөйләү авыр, чөнки кызганыч, ул кара тартмага охшаган. Бездә анда булган очракларны тулысынча документлаштыру мөмкинлеге бик аз. Шуңа күрә, мөһим статистика булмау, анда барысы да яхшы дигәнне аңлатмый, мөгаен киресенчәдер. Хәтта берни дә белә алмыйбыз, бу бик аяныч дигәнне аңлата.

Мөселманнарны эзәрлекләүдә Татарстан һәм Башкортстанның икенче һәм өченче урыннарда килүе аңлашыла, чөнки анда мөселман халкы чагыштырмача күп яши. Хәзер, ислам террорчылыгында ялган гаепләү тенденциясе сизелә. "Хизб ут-Тәхрир"дә турыдан-туры катнашу түгел, ә Русиянең төньягында - Ханты-Манси бүлгесенә, Төмән өлкәсенә каршы булган башка террорчы оешмаларда катнашуда ялган гаепләү белдерелә. Без мондый очракларны өйрәнәбез, ләкин, минемчә, мондый очракларның берсе дә исемлеккә килеп җитмәгән. Әлбәттә, бик катлаулы, ләкин мондый тенденция бар.

— Сез "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" эшен искә төшердегез. Бу әле яңа тренд.

— Хәзер Нефтекамскида, Уфада, Казанда... Бу төркемгә бәйле эшләр бар. Дагыстанда бер кешегә гаепләү карары чыгарылды, әмма, бәхеткә, иректән мәхрүм ителмәде. Уйлап та табалар бит: әгәр кеше мәчеткә йөрми, мөселман руханиларына ихтирам күрсәтми, ә дини йолаларны өйдә тар даирәдә уздыра икән, ул тәкъфирчы, ягъни Мисыр оешмасы вәкиле булып чыга. Бу инде хәзер гел кабатлана, ягъни бер калыпка салганнар да, шуны гына кулланалар.

— Димәк, Петербурдагы Фаталиевтан кала, бу эш белән бәйле кешеләр сезнең исемлектә юк?

— Әлегә алар исемлеккә эләкмәде, без тикшерәбез, алар белән аралашабыз. Әмма Нефтекамскида бу эш белән бәйле бер төркем мөселманның эзәрлекләнүе мәгълүм. Башта читкә чыкмау шарты куйдылар, тоткарлаганда үз-үзләре турында ялган мәгълүмат имзалауга күндермәкчеләр иде, башта алар гаепләрен таныды, бу башта еш кына шулай була, аннары гаепләрен кире какты, Русия президенты Владимир Путинга яздылар, активлык күрсәттеләр. Нәтиҗәдә бу көннәрдә аларның җитәкчесен сак астына алдылар. Аларны гаепләү өчен мәчеткә йөрмәүләре һәм руханиларга хөрмәт күрсәтмәүләре дә дәлил булып тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG