Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда протестларда тоткарланган 573 кеше җаваплылыкка тартылган


31 гыйнварда Казанда протестка чыгучыларны тоткарлау.
31 гыйнварда Казанда протестка чыгучыларны тоткарлау.

566 кешегә штраф хөкеме чыккан, җиде кеше кулга алынган.

Казанда 23 һәм 31 гыйнварда узган протест чараларында тоткарланучыларның 95,9 процентына штраф җәзасы бирелгән. Барлыгы 566 кеше штрафка тартылган. Бу турыда мәгълүматны "Апология протеста" китерә.

Протест чараларында катнашкан өчен барлыгы 573 кеше җәзага тартылган. Шулардан җиде кеше (1,2 процент) кулга алынган. 14 эш полициягә кире кайтарылган, өч эш туктатылган диелә.

23 гыйнвар митингыннан соң Казанда мәхкәмәгә 208 эш, 31 гыйнвар чарасыннан соң 382 эш кергән.

Дүрт кеше хәзергә кадәр сак астында. Шуларның берсе – Казанда Навальный штабы хезмәткәре Алексей Бояров, ул 20 тәүлек сак астында тотуга хөкем ителде. Өч кеше төрмә вакытын тутырып, иреккә чыккан.

Протестларга кагылышлы эшләрнең барысын да Вахитов районы мәхкәмәсе карады.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә җибәрүне таләп иткән протест чаралары 23 һәм 31 гыйнварда илнең йөздән артык шәһәрендә узды. Ил буйлап меңнәрчә кеше тоткарланды.

23 гыйнвар протест чаралары өчен тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты.

31 гыйнвар протестларында Русиядә рекордлы санда - 5 мең кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG