Accessibility links

Татарстанда татарча элмә такталарда хаталар табу бәйгесе игълан ителде


Архив фотосы
Архив фотосы

Бәйге 1 сентябрьгә кадәр узачак. 

Татарстанда татарча рәсми атамаларда һәм язуларда хаталар табуга бәйге игълан ителә, ул 1 сентябрьгә кадәр узачак.

Бу хакта Татарстанның хөкүмәт йортындагы брифингта республиканың кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская белдергән. Аның сүзләренчә, узган ел бәйге "Халык контроле" ("Народный контроль") платформасында үткән.

"Бәйге җиңүчесе системга 2253 хәбәр җибәргән булган, шул кадәр күләмдә хаталар ачыклаган. Әлбәттә, аларның барысы да төзәтелде", дип сөйләгән Сабурская.

Быел бәйгедә Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм Идентификация һәм аутентификация бердәм системы (ЕСИА) аша авторизация үткән кешеләр, шулай ук Татарстанның "Халык контроле" мәгълүмати системына хәбәр җибәрүчеләр катнаша алачак.

Элегрәк Казанда татар һәм урыс телләрендә язылырга тиешле элмә такталардагы канун бозулар ике тапкырга кимүе хәбәр ителгән иде. Сүз кибетләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче оешмалар турында бара.

Былтыр да Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе элмә такталарда татарча хаталар табу турында бәйге игълан иткән иде. Ул сентябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйге Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырылды. Лениногорскида яшәүче Тел активисты Тәлгать Хөснетдинов элмә такталарда хаталар турында "Халык контроле" хезмәтенә 800 мөрәҗәгать юллаган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG