Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта яраланган хәрбиләр турында язганы өчен "Idel.Реалии" сайты Русиядә томаланырга мөмкин


Киев 
Киев 

Роскомнадзор хәбәренчә, бу материалларда "Русиянең Украина җирләренә һөҗүме турындагы күрәләтә ялган, иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүмат урнаштырылган".

Русия баш прокуратурасының Украинадагы сугыш турындагы материалны алып кую таләбе нигезендә, Роскомнадзор Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясенең "Idel.Реалии" сайтын - idelreal.org-ны томалау белән яный. Редакциягә 2 март көнне кич белән шул хакта белдерү җибәрелгән.

Мәхкәмәдән тыш томалау механизмыннан файдаланырга ниятләве турында хәбәр итеп, оешма Беларуста Русиянең яралы солдатлары булуы турындагы хәбәрне бетерүне таләп итә.

Роскомнадзор хәбәренчә, бу материалларда "Русиянең Украина җирләренә һөҗүме турындагы күрәләтә ялган, иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүмат урнаштырылган". "Моның белән беррәттән, Русия Федерациясенең рәсми чыганаклары, шул исәптән Русия саклану министрлыгы мәгълүматына күрә, әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми, кешеләрдә паника кәефе тудыра, иҗтимагый тәртипне һәм иминлекне киңкүләм бозуга алшартлар барлыкка китерә", дип белдергән Роскомнадзор.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды. Украинадагы вакыйгалар турында бары тик рәсми чыганаклардагы мәгълүматлар нигезендә һәм аларның лексикасын кулланып кына хәбәр итүне таләп итәләр.

Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен сугышның беренче атнасында Русиядә дистәгә якын Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары томаланды.

28 февральдә Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проектлары – Настоящее Время телеканалы һәм "Крым.Реалии" сайтларын рәсми рәвештә томалады.

Русиядә башка мәгълүмат чаралары да басымга дучар ителә. 1 мартта Русия Баш прокуратурасының "Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" медиа дип танылган) һәм "Эхо Москвы" радиостанциясе сайтларын томалауны таләп итүе билгеле булды. Прокуратура белдерүенчә, әлеге редакцияләр Русия гаскәренең Украинадагы гамәлләр турында ялган мәгълүмат чыгара.

The Village, студентларның DOXA журналы да томаланды.

"Новая газета" редакциясе исә, басма иганәчеләренең тавыш бирүеннән соң цензуралауга ризалашырга мәҗбүр булды.

"Настоящее Время"ның сайты томаланганнан соң, Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай холдингның Роскомнадзор таләпләренә буйсынмаячагын белдерде:

"Кремль янаулары – Путинның Украинага каршы җинаятьчел сугышында, кеше кыйммәте турындагы куркыныч дөреслекне яшереп калырга тырышу. Без басымга бирешмәячәкбез һәм Русиядә яшәүчеләрне дөреслек алудан мәхрүм итмәячәкбез", дип белдерде ул.

Азатлык радиосының рус телендәге хезмәте Роскомнадзордан төрле журналист материалларын бетерү турындагы таләп белән 56 хәбәр алды. Томалауларны ничек әйләнеп узарга мөмкин булуы турындагы барлык мәгълүматлар да Азатлык сайтларында урнаштырылган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG