Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Венедиктов "Эхо Москвы" радиоканалын һәм сайтын ябу турында белдерде


Алексей Венедиктов 
Алексей Венедиктов 

1 мартта радио Роскомнадзор таләбе белән томаланган иде.

3 мартта Алексей Венедиктов "Эхо Москвы" радиоканалын һәм "Эхо Москвы" сайтын ябу турында белдерде. Әлеге карарны радиостанциянең мөдирләр шурасы күпчелек тавыш белән кабул иткән.

1 март көнне кичке сәгать тугыздагы яңалыклар чыгарылышы вакытында "Эхо Москвы" радиосының эфиры өзелде. 91,2 FM ешлыгындагы радиодулкын соңгы утыз ел эчендә беренче тапкыр сүндерелде. Соңгы тапкыр мондый хәл 1991 елгы путч вакытында, 19 августта булган иде.

Сәясәт белгече Екатерина Шульман белән "Эхо Москвы" журналисты Максим Курников "Статус" тапшыруын радионың YouTube-каналы һәм интернет-тапшырулар өчен генә уздырдылар, VPN кулланганда сайттан тыңлауны дәвам итәргә була иде.

Русиядә массакүләм мәгълүмат чараларына һөҗүм 2022 елның мартында түгел, ә күпкә алданрак башланды. Бәйсез мәгълүмат чаралары "иноагент" дип танылды, кайберәүләр "теләнмәгән оешмалар" дип аталды, кемнедер томаладылар, кемдер үзе ябылды, әмма Русиядә "Эхо Москвы"ны сүндерү җәмәгатьчелек өчен көтелмәгән хәл булды. Русиянең иң борынгы радиостанцияселәренең берсе һәрвакыт телепропагандачылар ягыннан һөҗүмгә дучар булды, әмма баш мөхәррир Венедиктовның Русиянең югары идарәсенең күп кенә әгъзалары, шул исәптән Владимир Путин белән таныш булуы, президент сүзчесе Дмитрий Песков белән иске дуслыгы аны яклар дигән фараз яшәп килде.

"Эхо Москвы" радиоканалы татар телен үстерүгә дә өлешен кертте: Мәскәүдәге "Умарта" татар теле курсларын оештыручы Лилиана Сафина биредә 2018 елдан бирле "Говорим по-татарски" тапшыруын алып барды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG