Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Дождь" телеканалы һәм "Эхо Москвы" радиосы томаланды


Прокуратура белдерүенчә, әлеге редакцияләр Русия гаскәренең Украинадагы гамәлләр турында ялган мәгълүмат чыгара. 

Русия Баш прокуратурасы "Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" медиа дип танылган) һәм "Эхо Москвы" радиостанциясе сайтларын томалауны таләп иткән. Прокуратура белдерүенчә, әлеге редакцияләр Русия гаскәренең Украинадагы гамәлләр турында ялган мәгълүмат чыгара.

GlobalCheck сайты мәгълүматларына караганда, Русиядә бөтен операторлар диярлек телеканал һәм радиостанция сайтларын томалаган. "Эхо Москвы" эфиры сүндерелгән - моны аның баш мөхәррире Алексей Венедиктов раслады.

"Эхо" һәм "Дождь" материалларын прокуратура "экстремистик" дип атый. Таләптә шулай ук әлеге сайтлар "Русия хәрбиләренең гамәлләренә карата ялган мәгълүмат" һәм "җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген бозуга өндәүләр" тараткан диелә.

Элегрәк Роскомнадзор матбугат чараларына хәрби гамәлләрне "сугыш" дип атаунытыйган иде. Рәсми бу "Украинада махсус чара" дип атала.

Журналистлар әлеге низаг турында Русиянең рәсми мәгълүмат агентлыклары хәбәрен генә таратырга тиешле дип белдерелде. "Дождь" телеканалының баш мөхәррире Тихон Дзяко моны "хәрби цензура" дип атады.

Элегрәк Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проектлары – Настоящее Время телеканалы һәм "Крым.Реалии" сайтларын рәсми рәвештә томалады.

Бер көн алдан Роскомнадзор Настоящее Время редакциясенә Русиядә телеканалның сайтына керүне чикләячәкләре турында хәбәр юллаган булган. Роскомнадзор хатында әйтелгәнчә, сайтта "канунны бозып таратылучы мәгълүмат", төгәлрәк әйткәндә: "Русиянең Кораллы көчләре үткәрә торган махсус хәрби операция барышында, имештер үтерелгән һәм Украинада әсирлеккә алынган Русия хәрбиләре турында дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат урнаштырылган".

Оешма мәгълүматны сөртүне таләп иткән, әмма Настоящее Время моны эшләмәячәген әйткән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG