Американың Time журналы тышлыгына Украина флагын һәм ил президенты Владимир Зеленскийның Европарламенттагы чыгышыннан өземтә чыгарды. Чыгарылышның төп темасы сәясәтчегә һәм аның илне саклауда катнашуына багышланган.
Тышлыктагы текст беренче мәртәбә украин телендә. "Тормыш үлемне җиңәчәк, ә дөнья – караңгылыкны", диелгән. Зеленский бу сүзләрне 1 мартта, Европа берлеге Украинаның оешма әгъзасы булуга гаризасын карый башлагач, Европарламентка мөрәҗәгатендә әйткән иде.
Бәреп керү булганчы, берничә абруйлы мәгълүмат чарасы, Америка күзләвенең Украина башкаласы берничә көн эчендә алынырга мөмкин, дип фаразлавын хәбәр иткән иде. Әмма сугыш башланып бер атнадан соң да Русия гаскәрләре шәһәрне камап ала алмады.
Русия гаскәрләренең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Кремль моны "Донбасс халкын яклау өчен махсус операция" дип атады. Русия гаскәрләре һәм Донбассның Русия хакимиятен хуплаган фетнәчеләре Мариупольне камап алды, Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге зур булмаган торак пунктларны биләде, Херсонны басып алды.
2 мартта Русия саклану министрлыгы Русия ягыннан 498 хәрбинең һәлак булуын, 1 597 хәрбинең яралануын белдерде. Мәскәү шулай ук Украина ягыннан 2870 хәрбинең һәлак булуын әйтә.
Үз чиратында Украинаның баш штабы исә Русиянең үле һәм яралы хәлдә 5840 гаскәрен югалтуы турында белдерә, үз югалтулары турында мәгълүмат бирми.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!