Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш фронтында үзгәрешсез (На Западном фронте без перемен) — Эрих Мария Ремарк


Немецкие солдаты в Первой мировой войне, архивное фото
Немецкие солдаты в Первой мировой войне, архивное фото

Читаем мировую классику на татарском! "На Западном фронте без перемен" – роман Эриха Марии Ремарка, которую он сам назвал "попыткой рассказать о поколении, которое погубила война, о тех, кто стал её жертвой, даже если спасся от снарядов". Предлагаем отрывки из романа, впервые на татарском.

Көнбатыш фронтында үзгәрешсез
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

Каршыдагы гәүдә селкенде. Күземне ала алмыйча, аңа карыйм. Анда таныш булмаган кеше ята. Башы бер якка ауган. Кулы канлы.

Ул үлгән, дим мин үземә, ул, әлбәттә, үлгән. Ул берни хис итми... Менә ул ыңгыраша һәм күтәрелә башлый. Тик хәлсез тагын ава. Үлмәгән. Мин өч метрны көчкә шуыштым да, янына килдем.

Ул күзләрен ачты. Күзләре тулы курку, миннән курку. Ул дәшми. Хәтта суламый да бугай. Күзләре генә яшәргә теләк һәм үлемнән курку хисеннән яналар.

– Юк, юк, юк, – дим мин аңа һәм, ярдәм итәргә теләвемне аңлатырга теләп, маңгаен уам.

Үзем белән су юк, фляжкамны алмадым. Ә снарядларның берсе төшкән чокырда пычрак су бар. Шул суны аңа эчердем. Аннары мундирын чиштем, булдыра алганча кулын бәйләдем. Аныкылар мине әсирлеккә алсалар, иптәшләренә ярдәм итәргә теләгәнемне күрерләр. Мин шуны гына эшли алам. Ә аннары көтәбез. Көтәбез.

***

Мин мәет белән сөйләшә башлыйм, фикерләремне уртаклашам:

– Иптәш, мин сине үтерергә теләмәдем. Үтергәндә, син минем өчен бу сугышның бер кисәге генә идең. Ә хәзер күрәм – син гади кеше, минем сыман. Мин синдә булган граната, мылтык турында гына уйладым. Ә хәзер фотодагы хатының, кечкенә кызың, безне берләштергән нәрсәләр турында уйлыйм. Кичер мине, иптәш! Сезнең өчен дә, безнең өчен сыман, аналарыгыз кайгырганын сөйләмәделәр. Без үлемнән дә бертөрле куркуыбыз, бертөрле үлүебез турында белмәдем! Кичер мине, иптәш! Син минем дошманым була аласыңмыни? Әгәр коралларыбызны ташласак, хәрби формабызны салсак, бертуганнар була алыр идек. Калган гомеремне ал, иптәш, ал да тор!..

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
каршыдагы гәүдә – тело напротив
күземне ала алмыйча – не сумея оторвать взгляд
ауган – наклонилась
ыңгыраша – стонет
шуыштым – подполз
суламыйне дышит
курку хисеннән яналар – горят чувством страха
маңгаен уам – тру лоб
чокыр – яма
чиштем – расстегнул
булдыра алганча – как мог
әсирлеккә алсалар – если возьмут в плен
ярдәм итәргә теләгәнемне – что желал помочь
мәет – труп
фикерләремне уртаклашам – делюсь мыслями
бер кисәге генә – всего лишь часть
мылтык – ружьё
​берләштергән нәрсәләр турында – об объединяющих вещах
аналарыгыз кайгырганын сөйләмәделәр – не рассказали, что горюют ваши матери
дошман – враг
бертөрле куркуыбыз – что одинаково боимся
коралларыбызны ташласак – если бросим наше оружие
хәрби – военный
бертуганнар – родные

***

Фронт миңа куркыныч су агымы булып тоела. Аның көче үзенә тартканын ерактан ук сизәсең. Ул сине хәрәкәтсез итә, үзенә буйсындыра.

Аның каравы, туфрактан безгә көч килә. Ул үзеңне якларга ярдәм итә. Туфрак, солдатка сыман, беркем өчен дә шулкадәр мөһим түгел. Үлем куркуыннан йөзеңне туфракка каплаганда, ул гына синең дустың, анаң. Солдат туфракка гына куркуын, сызлануын ышана. Һәм шул ук туфрак аны мәңгелеккә үзендә яшерә.

Фронттан чыгабыз һәм күргәннәрне онытырга тырышабыз. Шаяртабыз, хәтта үлемнән дә көләбез. Бу безне зиһенне югалтудан коткара.

Әмма бернәрсәне дә онытмыйбыз! Хәрби газеталарда солдатларның хәлләре артык авыр түгел, дигән сүзләр – ялган. Өстәвенә атна саен шаярулар караңгылана бара.

Чыгып киткәндә генә без гади солдатлар. Кайвакыт боек, кайвакыт күңелле. Әмма фронт полосасына җиткәндә, ярымкеше, ярымхайванга әйләнәбез. Сугыш безне ихтыярыбызга каршы хайван итте...

Һәм мин шуны беләм: күргәннәр сугышта чакта күңелгә таш булып ятачак. Әмма, кайтканнан соң, тышка чыгачак. Һәм хәл ителәчәк: яшәргәме безгә, яшәмәскәме.

Үлгән иптәшләребез торачаклар, безнең йөрәкләрдә, хәтердә торачаклар. Һәм киләчәккә бергә атлаячакбыз. Башларыбыз аңлы, күзләребез ачык булачак.

Әмма хәзер кая барырбыз соң без?.. Без кем белән сугышабыз? Дошманыбыз кем?..

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
су агымы булып тоела – представляется течением воды​
Аның көче үзенә тартканын ерактан ук сизәсең. – Издалека чувствуешь, что его сила притягивает.

Ул сине хәрәкәтсез итә, үзенә буйсындыра. – Он тебя обездвиживает, подчиняет себе.
аның каравы – зато
туфрак – земля
якларга – защищать
шулкадәр мөһим түгел – не настолько важно
сызлану – мучительно болезненное ощущение
мәңгелеккә үзендә яшерә – навечно скрывает в себе
зиһенне югалтудан коткара – спасает от безумства
артыкздесь: не ососбо
өстәвенә – к тому же
караңгылана бара – становяятся мрачнее
кайвакыт боек – иногда грустные
ихтыярыбызга каршы – против желания
таш булып ятачак – камнем ляжет
тышка чыгачак – выплеснется
хәл ителәчәк – решится
аңлы – осознанный

*****

Вот такое, невесёлое произведение. А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Көнбатыш фронтында үзгәрешсез

Тест: Көнбатыш фронтында үзгәрешсез

Сынау

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG