Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Азатлык Радиосы сайтлары томалана башлады


Шулай ук "Медуза" (ят агент медиа), Би-би-си сайтлары, Facebook һәм Twitter-ның да томалануы турында хәбәр ителә.

Хакимиятләр Азатлык Радиосы, Idel.Реалии һәм Радио Свобода сайтларын томалаый башлады. azatliq.org һәм idelreal.org сайтлары 4 мартка каршы төндә эшләми башлады. Моң кадәр Роскомнадзор әлеге сайтлар томаланырга мөмкин дигән хат җибәргән иде.

1 марттан Русиядә "Дождь" телеканалы (ят агент медиа) һәм "Эхо Москвы" радиосы томаланды. Элегрәк Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проектлары – Настоящее Время телеканалы һәм "Крым.Реалии" сайтларын рәсми рәвештә томалаган иде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай сайтларда "цензура булмаячак" дип белдерде.

"Путин русияләрне Украинадагы сугышның масштабы һәм бәясе турында ялган белән туендырып тора. Азатлык Радиосы Русиядәге аудитория өчен әлеге кискен вакытта контентына цензура кертүдән баш тарта. Алар дөресен белүгә лаек һәм без хакимият гамәлләре һәм бу гамәлләр китергән нәтиҗәләр турында фактик мәгълүмат бирүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

Томаланган очракта безнең язмаларны укуны менә шулай дәвам итеп була:


1. VPN-клиентын кулланыгыз. Ул сезгә иминрәк булырга ярдәм итәчәк, провайдерыгыз сезне чит илдә дип күрәчәк һәм сылтамалар гадәттәгечә ачылачак. Шундый ышачычлы түләүсез сервисларның берсе nThlink.

2. Безгә Instagram, YouTube, Facebook, ВКонтакте, Telegram-да язылыгыз – анда, безнең сайтка керми генә видеоларыбызны карап, язмаларыбызны укып, яңалыклар белән танышып була.

3. App Store яки Google Play-дан Азатлыкның түләүсез махсус әсбабын алып үз җиһазыгызга урнаштырыгыз. Анда инде VPN бар һәм безнең барлык язмалар җиңел генә ачыла. Әсбапны ачкач анда татар телен һәм аннан соң Азатлыкны сайлагыз.

Сәер сылтамалар күренәме?

Социаль челтәрләрдә безнең сәер сылтамаларны күрергә мөмкин. Хакимияткә безнең сайтны томалауны кыенлаштыру өчен, без төп сайтыбызның көзгесе булган сайтлар куллана башладык.

Безнең язмаларны VPN кулланмаучы хезмәттәшләрегез яки дусларыгыз белән уртаклашасыгыз килсә, сайтның шул көзгеләренә сылтама бирегез. Кызганыч, сайтның көзгеләрендә төп сайтта булган функцияләрнең барысы да тиешенчә эшләмәскә мөмкин. Без төп сәхифәдә булган функцияләрнең (сылтамалар, эмбедлар, махсус проектлар) мөмкин кадәр күп өлеше сайтның көзгеләрендә дә дөрес эшләрлек итеп үзгәртергә тырышабыз.

Хакимият сайтның берәр көзгесен томалаган очракта, көзге эшләүдән туктый. Chrome һәм Firefox өчен шушы сылтамалардагы өстәмәләрне алып куегыз, кирәге чыгарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG