Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 2023 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячак


Уеннар 2023 елның 21 гыйнварында башланырга тиеш иде.

Украинадагы хәзерге вазгыять, Русиягә каршы кертелгән киң санкцияләр һәм оештыручыларның делегацияләр иминлегенә гарантия бирә алмавы сәбәпле, Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячак. Бу хакта ярышлар сайтының рәсми белдерүендә әйтелә.

"Сагыш, үкенеч һәм тирәнтен күңел кайту белән, Special Olympics International Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырмаячагы турында игълан итә. Алар 2023 елның 21 гыйнварында башланырга тиеш иде", диелә хәбәрдә.

Оештыручылар, тынычлык һәм көч куллануны кичекмәстән туктатуны таләп итүче, бөтен дөньядагы миллионнарча кешеләрнең тавышларына кушылуын белдергән.

Казанда Махсус Олимпиаданың дөньякүләм кышкы уенннары 2022 елның 22-28 гыйнварында узарга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, 2023 елның гыйнварына күчерелде. Уеннар 21 гыйнварда башланыр дип ниятләнгән иде.

24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын да спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.

3 мартта Русиянең Паралимпиададан читләштерелүе билгеле булды, җыелма такымда Татарстаннан да ике спортчы бар иде.

1 мартта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) һәм Европа футбол оешмалары берлеге (UEFA) Русия җыелма такымын, шулай ук барлык Русия клубларын халыкара ярышлардан читләштерде. Март ахырында Русия җыелма такымы быел Катарда узачак дөнья чемпионатына чыгу өчен, тоташ уеннарда катнашырга тиеш иде.

Тимераякта йөгерүчеләрнең халыкара берлеге (ISU) да Украинадагы сугыш аркасында Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларыннан читләштерде. Шулай итеп, бу илләрнең спортчылары фигуралы шуу, тимераякта шуу һәм шорт-трек ярышларында катнаша алмаячак.

Европа уеннарыннан читләштерелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары китә башлады. Германияле Маркус Гисдоль Мәскәүнең "Локомотив" баш тренеры вазифасыннан китә.
Украиналы Андрей Воронин Мәскәү "Динамо" сының баш тренеры ярдәмчесе вазифасыннан китә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG