Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның иминлек хезмәте белән элемтәләрдә шикләнеп тоткарланган кырымтатар Эмиль Әмировны өенә җибәргәннәр


4 мартта ФСБ хезмәткәрләре аны дәүләткә хыянәттә шикләнеп, эш урынында тоткарлаган иде.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәрендә тоткарланган кырымтатар Эмиль Әмировны өенә кайтарып җибәргәннәр.
4 мартта аны Русиянең федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре дәүләткә хыянәттә һәм Украинаның иминлек хезмәте белән элемтәләрдә шикләнеп эш урынында тоткарлаган иде. Шулай ук Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатарның өендә тентү уздырды.

Хатыны Диләрә Әмирова тентү вакытында адвокат чакырырга яки өйдән чыгарга рөхсәт итмәделәр дип сөйләде. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" язды.

"Аларның берсе үзен Владимир Шевченко буларак таныштырды. Бүлмәләрне йөреп чыкты, акчаларны, флешкаларны тартып алды", диде ул. Диләрә әйтүенчә, куәт оешмасы вәкиле аңа иренең Украина махсус хезмәтләреннән акча алуына, моны иренең үзенең дә тануына төрттергән.

Хокук сакчылары Эмиль Әмировны гаепләү беркетмәсе күрсәткән, анда аның дәүләткә хыянәттә катнашырга яки Украинаның иминлек хезмәте белән аралашырга мөмкин булуы әйтелгән.

Диләрә Әмирова беркетмәне адвокатсыз имзалаудан баш тарткан. Ул "Крымтелеком" оешмасында җитәкче урынбасары булып эшләүче иренә каршы бу эшне махсус оештырганнар дип уйлый.

7 мартта "Грати" басмасы эш урынында тоткарланган Эмиль Әмировның инде дүрт көн элемтәгә чыкмавы турында язды. Соңрак, кичке якта басма адвокат Ислам Велиляевка сылтама белән, ФСБ хезмәткәрләренең ирне өенә кайтарып җибәрүен хәбәр итте.

"Ул арган һәм йончыган кебек күренә. Аның процессуаль статусы һәм махсус хезмәтләрдә тотылу сәбәпләре әлегә билгеле түгел", дигән адвокат.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG