Русия агрессиясенә каршы сугышучы Украинага чит илләрдән күп кенә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәр китерелде һәм китерелә. Әмма илне саклаучылар сафларына кушылучылар шул кадәр күп ки, алар җитәрлек түгел. Бер Запорожьеда гына да ядрә яки кыйпылчыклардан саклый торган ныгытылган хәрби киемнәр кытлыгы мең данәгә җитә. Шундый шартларда волонтерлар ярдәмгә килгән. Кул астында булган тукымалардан һәм башка детальләрдән ныгытылган хәрби киемнәр, гранаталар һәм автомат магазиннары йөртү өчен жилетлар һәм башка әйберләр җитештерәләр. Алар үзләрен “тегүчеләр гаскәре” дип тә атый. Сугышка кадәр алар төрле матур киемнәр, пижамалар теккән. Башка урында эшләүче кешеләр дә ял көннәрен биредә ярдәм итеп уздыра. Запорожьеда хәзер биш шундый цех эшли.
Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә

мультимедиа
-
октябрь 21, 2026Башкорт хатыны туганын сугышка җибәрелмәве өчен көрәшә
-
октябрь 13, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра"
-
октябрь 09, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә?
-
октябрь 09, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды
-
октябрь 08, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүме булды
-
октябрь 07, 2026Казанда Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар