Русия Үзәк банкы русияләр хисапларыннан чит ил акчасын чыгаруны чикли. Хисаптан бары тик 10 мең доллар чыгарып булачак, калганнарны сумнарда гына алырга мөмкин. Русия рубльләрендә акча шул көндәге рәсми курстан биреләчәк.
Әлеге чикләү вакытында валюта хисапның акча берәмлегенә карамастан, АКШ долларында гына биреләчәк. Башка валюталар АКШ долларына конвертацияләнәчәк диелә.
Шул ук вакытта Үзәк банк русияләр валютаны үз хисаларында саклый ала дип белдерә, аларның шартлары үзгәрми.
Моннан тыш банклар әлеге чикләү кысаларында кешеләргә кәгазь валюта акчасын сата алмаячак. Ләкин валютаны Русия рубльләренә теләсә нинди күләмдә алыштырып булачак диелә.
Чикләү 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!