Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сугышка каршы чарада катнашучыларның 31е штраф түләячәк, берсе кулга алынган, бер эш туктатылган 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

6 мартта узган чарада берничә дистә кеше катнашкан иде.  

6 мартта, Казанның Бауман урамына сугышка каршы оештырылган чарага чыгучылар тоткарланып, полиция бүлекчәләренә китерелгән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе анда катнашучыларның 20 эшен карады. Аларның 18енә штрафлар бирелде, бер эшне туктаттылар, бер эшне кичектерделәр. Казаннарның барысын да җыен, митинг уздыру һәм оештыру тәртибен бозуда гаепләделәр.

Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе дә сугышка каршы чарада катнашучыларның эшен карады. Бу хакта "Апология" хокук яклау оешмасы хәбәр итте. Мәхкәмә активист Артур Гыйматдиновны 10 тәүлеккә кулга алды. Аны митинглар турындагы канунны кабат бозуда гаепле дип таптылар.

Анастасия Мирошниченко, Ирина Бәдертдинова, Руслан Халитов, Евгения Хохлова, Глеб Косарев, Алексей Пряничников, Артем Трофимов, Зөлфия Ситдыйкова, Арина Заболотских һәм Әлфия Мифтахованы 10ар мең сумга штрафка тарттылар. Аларны алдан хәбәр итмичә халык алдында чара оештыру яки уздыруда, яисә митинг, җыен уздыру тәртибен бозуда гаепле дип тапканнар.
Руслан Терентьевка штраф җәзасы ике мәртәбә бирелгән: беренчесендә - митинг, җыен уздыру тәртибен бозган өчен - 10 мең сум, икенче юлы полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен – 2 мең сум.
Исеме һәм фамилиясе билгеле булмаган тагын бер кешегә 5 мең сум штраф билгеләнгән.

6 март көнне Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышка каршы протест чаралары узган иде. Казанда кайбер активистларның өйләрендә чарага кадәр үк тентүләр булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG