Украина Халыкара атом энергиясе агентлыгыннан (IAEA) Чернобыльнең атом электростанциясендәге хезмәткәрләрне алыштыруны сорады.
Русия Украинага бәреп кергән беренче көннәрдән үк Чернобыль АЭСы Русия гаскәрләре контролендә. Шул вакыттан бирле станциядә 210 кешелек бер төркем кизү тора.
Украина мәгълүматына күрә, станциядәге хезмәткәрләргә су, ризык һәм дарулар җитми. Хезмәткәрләр белән электрон почта аша гына элемтәдә торалар. Атом электростанциясендә йоклау өчен биналар юк, шуңа күрә эшчеләргә җәелмәле ятакларда, өстәлләрдә һәм идәндә йокларга туры килә.
Халыкара атом энергиясе агентлыгының баш мөдире Рафаэль Гросси үз эшләрен имин башкару өчен хезмәткәрләргә ял итү мөмкинлеге бирергә кирәклеген әйтеп килә.
ВВС белән әңгәмәсендә ул үз сагаюларын җиткерү өчен Русия гаскәре командалыгы вәкилләре белән элемтәгә чыгуы турында сөйләде. Җавап турында хәбәр ителмәде.
Моннан тыш, IAEA станциянең мониторинг системыннан мәгълүматларны бүтән алмавын хәбәр итте.
Чернобыль АЭСының соңгы реакторы 2000 елда туктатылган иде һәм тулаем алганда, вазгыять куркыныч түгел. Әмма станциядә изоляцияләнү эшчеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының психологик һәм физик халәтенә тискәре йогынты ясый.
Моннан тыш, "Укрэнерго" Чернобыль атом станциясенең электр тәэминәте өзелгән дип белдерде. "Энергоатом" ширкәте хәбәр итүенчә, электр чыбыкларына зыян килү сәбәпле ЧАЭС кына түгел, аның янында урнашкан мәйдандагы атом объектларына да электр бармый.
Март башында Украинаның Энергодар шәһәрендәге Запорожье АЭСы Русия гаскәрләре идарәсенә күчте. Анда атыш булды, административ биналарның берсендә янгын чыкты.
Украина хакимиятләре Русияне атом-төш иминлегенә куркыныч тудыруда гаепләде. Русия гаскәрләре исә атышны Украина диверсантлары башлавын белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!