Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ят агентлар белән бәйле затларның исемлеге төзеләчәк 


Иностранный агент, иллюстративное фото
Иностранный агент, иллюстративное фото

Бердәм реестрга үзләре "ят агент" дип танылган физик затлар, "ят агент" мәгълүмат чараларының, "ят агент" сәүдәгә корылмаган оешмаларның һәм "ят агент" иҗтимагый берләшмәләрнең элеккеге һәм гамәлдәге хезмәткәрләре, оештыручылары һәм җитәкчеләре кертеләчәк.  

Русиядә ят агентлар белән бәйле затларның исемлеге төзеләчәк. Канунга төзәтмәне Русия думасы әзерли, аны тиешле комитет хуплаган инде, бу парламентның түбән пулатының мәгълүмат базасыннан күренә.

Бердәм реестрга үзләре ят агент дип танылган физик затлар, "ят агент" мәгълүмат чараларының, "ят агент" сәүдәгә корылмаган оешмаларның "һәм ят агент" иҗтимагый берләшмәләрнең элеккеге һәм гамәлдәге эшчеләре, оештыручылары һәм җитәкчеләре кертеләчәк.

Моннан тыш, анда дәүләт фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып баручы һәм ят агентлардан акча яки милек ярдәме алучы кешеләр эләгәчәк.

Исемлекне Юстиция министрлыгы алып барачак. Канун өлгесе, Дима Яковлев кануны дип аталучы, коррупциягә каршы санкцияләргә җавап буларак, чит ил ватандашларына Русия балаларын уллыкка алуны тыйган канунга төзәтмә буларак кертелә.

Канунга яңа төзәтмәләр шулай ук ят агентлар телгә алынган сайлау алды материалларына, мондый статус алган намзәтләрне хуплау өчен имза җыела торган кәгазьләргә, һәм алар турында сайлаулар алдыннан мәгълүмат чараларында чыкан материалларга мәгълүмати тамга куюны таләп итә.

XS
SM
MD
LG