Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы кырымтатарлар Чехия һәм Төркиягә эвакуацияләнә


Укринадан китүчеләр поезды
Укринадан китүчеләр поезды

Чехия барлыгы 300 кешене кабул итәчәк. Төркиягә 14 автобус киткән.

Чехиянең Украинадагы илчелеге ярдәмендә Кырымтатар Мәҗлесе һәм Львов шәһәре хакимияте каршындагы "Азат һәм битараф булмаган" волонтёрлык штабы 8 мартта 48 кырымтатар хатыны һәм балаларны Чехиягә эвакуацияләгән.

Бу хакта Львовтагы Мәҗлеснең координация үзәгендә хәбәр иттеләр. Кырымтатарларны шулай ук Төркия дә кабул итә.

Чехиягә тыныч халыкны эвакуацияләүдә катнашкан Кырым стратегик тикшеренүләр Институтының проектлар координаторы Эльмира Аблялимова сүзләренчә, хатыннар һәм балалар Брно шәһәренә китерелгән. Чехия барлыгы 300 кешене кабул итәчәк.

Аблялимова сүзләренә караганда, бу гамәл бушлай һәм бу кешеләрне тәэмин итү чыгымнарын Чехия ягы үз өстенә ала.

Мәҗлеснең координация үзәге ярдәмендә беренче атнада 500 кырымтатар эвакуацияләнгән, дип хәбәр итте Кырымның Дәүләт байлыгы фонды рәисе Ленур Мамбетов.

Аның сүзләренә караганда, координация үзәге эвакуация өчен исемлекләр төзи. Шуннан соң Львовка барып җитәргә кирәк. Львовтан автобуслар Ромыния, Болгарстан аша нигездә Төркиягә җибәрелә. Төркиягә инде 14 шундый автобус юлладык ди ул.

"Төркиядә урыннары булмаганнарны тулай торакларда урнаштыралар, ашаталар, ләкин хәзергәчә алар качак статусын ала алмыйлар. Алар һуманитар ярдәмгә мөхтаҗлар дип исәпләнә. Алга таба нәрсә булыр карарбыз. Без Украинаның Төркиядәге консуллыгы, илчелеге белән, Төркиянең миграция хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Украинада төзелгән исемлекләрне Төркиягә җибәрәбез, алар кешелерне анда каршылап урнаштыра", диде Мамбетов.

Эвакуацияләнгәннәр арасында сугышка киткән, җирле саклану төркеменә язылганнарның гаиләләре бар.

Европа берлеге илләренә Украинадан эвакуацияләнгәннәр бер ел торырга һәм эшләргә хокукы бар. Әгәр дә вазгыять үзгәрмәсә, бу хокукны тагын бер елга озата алалар.

БМО бәяләвенчә, Украинада сугыш башланганнан бирле 8 мартка илдән 2 миллионнан артык кеше киткән, аларның күпчелеге Польшада.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG