Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе биш кырымтатарны 15 елдан 19 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте


Сулдан уңга: Шабан Умеров, Раим Айвазов, Риза Изетов, Фарход Базаров, Ремзи Бекиров. 21 февраль фотосы.
Сулдан уңга: Шабан Умеров, Раим Айвазов, Риза Изетов, Фарход Базаров, Ремзи Бекиров. 21 февраль фотосы.

Гаепләү яшерен шаһитләргә һәм кайбер сөйләшүләрнең язмаларына гына нигезләнгән диелә.

Дондагы Ростовтагы көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе, Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашу эше нигезендә, биш кырымтатарны 15 елдан 19 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта "Грати" басмасы хәбәр итә.

Риза Изетов һәм Ремзи Бекировка 19ар ел колония бирелгән, Шабан Умеровны 18 елга хөкем иткәннәр, Раим Айвазов – 17, ә Фарход Базаров – 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

"Грати" журналистлары мәгълүматына күрә, гаепләү яшерен шаһитләргә һәм кайбер сөйләшүләрнең язмаларына нигезләнгән.

Элегрәк тә Дондагы Ростовтагы мәхкәмә ике кырымтатарга озын мөддәтле төрмә җәзалары биргән иде, мәхкәмә аларның "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегенә катнашы булган дип тапты.

Зекирья Муратов – 11,5 елга, Вадим Бектемиров – 11 елга төрмәгә хөкем ителде.

2014 елның язында Кырымны аннексияләгәннән соң, Русия хакимиятләре хәрәкәткә иярүчеләрне, нигездә кырымтатарларны эзәрлекли башлады. Еш кына тентүләр вакытында табылган дини әдәбиятка гына нигезләнеп, аларга каршы террорчылык турындагы маддә нигезендә җинаять эшләре ачалар. Хәзерге вакытта Русия хакимиятләре террорчы эшчәнлек белән бәйләгән йөздән артык кеше сак астында, яки төрмәдә. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG