Русиянең Украинадагы сугышы вазгыятендә, Moody's Investors Service халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең тагын 11 субъектының рейтингын Са дәрәҗәсенә (дефолтка якын) төшергән.
Рейтингы төшкәннәр арасында Идел буе федераль бүлгесенә кергән төбәкләр шактый. Татарстаннан һәм Башкортстаннан тыш, Түбән Новгород һәм Самар өлкәсе, Чуашстан бар. Агентлыкта Мәскәүне һәм Мәскәү өлкәсен, Петербурны, Ханты-Манси бүлгесен, Омски өлкәсен, Краснояр һәм Краснодар крайларын шулай ук Коми республикасын да дефолтка якын дип таныганнар.
Агентлыкта искәртүләренчә, "геосәяси куркыныч кимесә дә һәм дәүләт бурычын кабат түли башлаган очракта да", Русия "озын бер чор дәвамында" үзенә инвестицион рейтингларны кире кайтара алмаячак.
Элегрәк Fitch халыкара рейтинг агентлыгы да чит ил валютасында Русия эмитенты дефолтының рейтингын В-дан С-га (дефолт котылгысыз) төшергән иде. Дөньяның иң эре финанс корпорацияләреннән берсе - Morgan Stanley аналитиклары да Русиядә дефолт фаразлый. Алар фикеренчә, ул апрель уртасында, 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!